Яшел Үзән районында район сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгакларын ясадылар һәм киләчәккә бурычларны билгеләделәр
Узган якшәмбедә Яр Чаллыда ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә һәм бер зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә урнаштырылды. Ике зыян күргән кеше тикшерүдән соң амбулатор дәвалауга җибәрелде. ЮТҺ урынына ашыгыч ярдәмнең 2 фельдшер бригадасы чыкты.
Узган шимбә көнендә Лаеш районында, Казан-Оренбург а/ю 58нче км-да, Имән Кискә пос. янында ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 3 кеше ашыгыч ярдәм килгәнче ЮТҺ урынында һәлак булды, шул санда 10-яшьлек бала. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.
Бүген 7сәг. 30 мин. Казанның Авиатөзелеш районында ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә, ике зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә һәм бер зыян күргән кеше җиңел дәрәҗәдә 12нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Казан шәһ. ашыгыч ярдәмнең 1 табиб һәм 1 фельдшер бригадалары чыктылар.
Казанда Татарстан Республикасы наркологик хезмәтенең 40-еллыгына багышланган Республика наркологик диспансерының медицина советы булды. Утырышта 2016 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар.
2016 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник хастаханәсенең эш йомгакларына һәм 2017 елга бурычларга багышланган Хастаханә советының киңәйтелгән утырышы РКХдә узды.
Чарада бөтен республикадан табиблар-неонатологлар, анестезиологлар-реаниматологлар һәм педиатрлар катнашачаклар. Конференциядә Татарстан Республикасында неонаталь хезмәтенең формалашуы турында, 2016 елда Татарстан Республикасында яңа туган балаларның һәм беренче ел яшәүче балаларның күрчәткечләрен анализлау турында, яңа җитлекми туган балаларны яхшы карап терелтү турында, яңа туган балаларда үпкә инвазив вентиляциясенең хәзерге заман алымнары турында фикер алышачаклар.
Бүген Чистайда 2016 ел эчендә Чистай үзәк район хастаханәсенең эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Утарышта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р. Фатыйхов, Чистай муниципаль районы башлыгы Д.И. Иванов, Чистай шәһәр прокуратурасы прокуроры С.Б. Егоров, шулай ук районның сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнаштылар.
ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерында медицина советы булды. Анда 2016 ел эчендә оешманың эш йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычларны билгеләделәр.
Мәскәүдә Н.О. Миланов хәтеренә «Пластик хирургия Россиядә» дигән III конференция булды. Конференциядә онкология өлкәсендә яшь белгечләр – ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры 4нче номерлы көндезге стационарының табибы-онкологы, КДМА радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы аспиранты Айрат Хәмитов һәм КДМА онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы аспиранты Илнур Камалетдинов докладлар белән чыктылар.