Февральнең актык көнендә гадәттәгечә Халыкара сирәк очрый торган авырулар көне билгеләнә. Бу көн Сирәк очрый торган авырулар буенча Европа оешмасы һәм Милли альянслар советы белән оештырып җибәрелгән һәм 2008 елдан башлап уздырыла.
2016 елда узган ел белән чагыштырганда Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санының дәрәҗәсе 2,3 процентка кимеде. Моның турында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин «Сезнең сәламәтлегез – Россия киләчәге» милли проекты турында фикер алышуга багышланган конференция барышында сөйләде.
Әлмәттә онкологик авырулар профилактикасы буенча пациент мәктәбе узды. Акция чикләрендә сәламәт яшәү рәвешен үтәү мөһимлеге турында фикер алыштылар.
Ел йомгакларын ясауга багышланган, гадәттәге ел саен була торган медицина советы Казан шәһ.7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә булды.
Казанда ТР ССМ Республика кан үзәгенең йомгаклау медицина советының утырышы булды. Анда 2016 ел эчендә үзәкнең эш йомгакларын ясадылар. Утырышта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева катнашты.
Түбән Каманың «Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССОның сырхауханә эше буенча баш табибы урынбасары Елена Чигвинцевага «ТР Атказанган табибы» исеме бирелде. Дәүләт бүләге сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәте һәм күпьеллык торышып эшләгән эше өчен ТР Президентының Указы буенча тапшырылды.
Теләче үзәк район хастаханәсендә йомгаклау медицина советы узды. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Е.И. Шишмарева, ТР Дәүләт советы депутаты Р.Г.Садыйкова, Теләче районы башлыгының урынбасары А.Г.Фәтхуллин катнаштылар.
Бүген «Студенческая» 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә остеохондроз профилактикасы һәм аны дәвалау буенча акция узды. Студентларга остеохондрозның этиопатогенезы, клиник билгеләре һәм профилактикасы турында сөйләделәр. Шулай ук умыртка баганасының авырту синдромнарын бетерү өчен физик күнегүләр күрсәтелде. Аерым басым актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ясалды.
Терәк-хәрәкәт аппараты авырулары белән көрәшү елы чикләрендә Казанның 7нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә пациентлар өчен «Сөяк-мускул системасы авырулары профилактикасы» темасына мәктәп узды. Мәктәп уздыру чикләрендә геннар активлыгына йогынты ясаучы 6 төп фактор турында фикер алыштылар, терәк-хәрәкәт системасы авыруларын профилактикалау һәм дәвалау максаты белән ашау буенча киңәшләр бирделәр һәм авыруны дәвалау алымнары турында сөйләделәр. Инструктор белән бергә шулай ук дәвалау физкультура комплексына һәм стрессны төшерү техникасына өйрәтү узды.
2017 елның 20 февраленнән башлап 26на кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8933 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1130 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7246 – төрле авыруларга, шул санда 191 инсультка һәм 60 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 84 тапкыр чыктылар.