Түбән Камада «Стоп, ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәр көненә туры китерелгән акция уза. Ике көн эчендә түләүсез ВИЧ экспресс-тестлауны 100 артык кеше узды. Алар арасында шәһәрнең журналистлары. Тестлауны узганнарның төп күпчелеге – яшь кешеләр. Тестлау йомгаклары буенча ВИЧ-йогышлар ачыкланмады.