Россиядә беренче тапкыр сәламәтлек саклау өлкәсендә корпоратив мәдәният буенча форум булачак. 2017 елның 20 гынварында Казанда Корпоратив мәдәниятне формалаштыруга багышланган Татарстан Республикасы медицина берләшмәсенең беренче җәмәгать форумы узачак.
Ремонт эшләренең беренче этабына 59 млн. сум күләмендә акчалар республика бюджетыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бүлеп бирелде.
Республика хастаханәсе һәм Казан федераль университеты фәнни-гамәли эшләренең йомгакларын ясаган Республика клиник хастаханәсе Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы Казанда узды.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә «Авыручыларны паллиатив һәм симптоматик дәвалау» программасы буенча укыту узды. КДМА онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы доценты, м.ф.к., ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры табибы Илдар Шәйморатов лекция укдыды.
Сәламәтлек саклау белгечләрен аккредитацияләү мәсьәләләре һәм өзлексез медицина белемен бирү буенча семинар КДМА белгечләре катнашуы белән Республика клиник онкология диспансеры җирлегендә 2017 елның 19 гыйнварында 14.00 сәг. Сервис үзәгенең конференц-залында (Казан шәһ., Себер тракты, 29) узачак. Семинар барышында белгечләрне беренчел махсуслаштырылган һәм вакытлы аккредитацияләү тәртибенә, аккредитацияләү системасын кертү этаплы булуына, өзлексез медицина белемен бирү системасында эшләүгә кагылучы темалар карап тикшерәләчәкләр
Казан педиатрия мәктәбенең беренче утырышы Казанда БРКХ җирлегендә 20 гыйнварда узачак. Утырыш балалар гастроэнтнрологиясенең һәм диетологиясенең көнүзәк мәсьәләләренә багышлана. Утырыш эшендә катнашачаклар: Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» ЮББ ФДБББОның сырхауханә педиатриясе курсы белән госпиталь педиатрия кафедрасы мөдире, м.ф.д., профессор Владимир Булатов, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Россия өзлексез һөнәри белеме медицина академиясе» ӨҺББ ФДБББО филиалы – Казан дәүләт медицина академиясенең сырхауханә педиатриясе курсы белән педиатрия кафедрасы мөдире, м.ф.д. Динара Садыйкова, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» ЮББ ФДБББОның сырхауханә педиатриясе курсы белән госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, м.ф.д. Аэлита Камалова.
Татарстанда 2017 елның икенче атнасында грипп һәм КРВЙ белән авыручылар санының дәрәҗәсе бөтен яшь төркемнәре буенча, ике яшь хатле балалардан башка, эпидемия «бусагасын» арттырып үтте. Бөтенесе республикада гриппның 89 очрагы теркәлде, аларның сәбәбе гриппның H3N2 вирусы булды. Билгеләргә кирәк, бөтен грипп белән авырып киткән кешеләр бу авырудан прививка ясатмаганнар. Шундый мәгълүматларны бүген Татарстанда КРВЙ һәм грипп белән авыручылар саны буенчә хәлгә багышланган пресс-конференциядә тавышлыландырдылар
2017 елның 16 гыйнварына хәл буенча Яр Чаллы шәһ. сезонлы А (H3N2) гриппының 29 очрагы лаборатор төрдә расланды. Авырып киткәннәр санында – 9 бала.
Сәламәтлек саклау идарәсенең мәгълүматларына карата Түбән Кама муниципаль районы буенча,Түбән Камада атна эчендә көчле респиратор вирус йогышлары (КРВЙ) белән авыручылар санының 1091 очрагы теркәлде. Авырып киткәннәрнең – 613 бала. Медиклар сүзләре буенча, КРВЙ белән авыручылар санының үсеше күзәтелми. Лаборатория белән расланган грипп очраклары теркәлмәде, дип сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.
2017 елның 9 гыйнварыннан башлап 15нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 9144 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1012 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7530 – төрле авыруларга, шул санда 204 инсультка һәм 50 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 74 тапкыр чыктылар.