Әлмәттә Әлмәт Медицина профилактикасы үзәге, Наркология һәм тире-венерология диспансеры флиалларының белгечләре һәм Әлмәт политехник техникумының студентлары очраштылар. Мөхәббәт, сәламәтлек, зарарлы гадәтләр һәм үз тормышыңа һәм якын кешеләрнең тормышларына җаваплылык турында сөйләштеләр. Табиблар озын лекцияләрдән баш тарттылар – очрашу ачык сөйләшү формасында узды.
Бүген Балык Бистәсе районында, С.Горы– Шәле автоюлының 4нче км-да ЮТҺ булды. Җиңел һәм йөк автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, шул санда ЮТһ урынында ашыгыч ярдәм килгәнче 1 кеше һәлак булды. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә һәм ике зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә РКХнә китерелде. ЮТҺ урынына ашыгыч ярдәмнең 2 табиб бригадасы чыкты.
Түбән Камада грипп очраклары теркәлмәде, шуңа карамастан, бу йомшарырга сәбәп түгел, дип белгечләр саныйлар. Шушы көннәрдә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә пациентлар ташкыны артты. «ТКҮРКПХ» ДАССОның 1нче һәм 2нче номерлы сырхауханәләренә көнгә рәттән мең ярымга якын кеше килеп китә. КРВЙ сәбәбе буенча 200 якын Түбән Камада торучы табибны өйгә чакыра.
Бүген Казанда Х.Ямашев проспектында ЮТҺ булды. Ике 49нчы һәм 46нчы номерлы шәһәр маршрутлы автобуслары бәрелешү нәтиҗәсендә 7 кеше зыян күрде, шул санда 1 бала. 3 зыян күргән кеше 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә урнаштырылды, калган зыян күргән кешеләр, шул санда бала, амбулатор дәвалауга җибәрелделәр. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең 1 табиб һәм 2 фельдшер бригадасы чыкты.
Гыйнварның беренче көннәре Түбән Кама травматологлары өчен тынычсыз булды. Шәһәрнең хастаханәләренә травматологларга 581 кеше мөрәҗәгать итте. Урамда 182 пациент җәрәхәтләнде, алардан 108 кеше төрле сынулар кабул итте.
Бер көн элек кич белән Яшел Үзән районында, Күгәй авылы янында ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булды, балалар юк.
Бүген ТР Президентының социаль мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Министрлар кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру идарәсенең җитәкчесе Гүзәл Шакирова, Казанның башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Илнур Халфиев Казанның 18нче Шәһәр сырхауханәсенә килеп киттеләр. Бу сырхауханә «Дуслык сырхауханәсе» дигән проектның пилот мәйдачыгы булды.
Яр Чаллыда Сәламәтлек саклау идарәсе һәм Роспотребнадзор белгечләре КРВЙ һәм грипп буенча эпидемиологик хәл турында сөйләделәр. 1 гыйнвардан башлап 8нә кадәр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең» белгечләре пациентларга чакыру саны буенча айлык норманы үтәделәр. Барысы 32 бригада эшләде, 7621 чакыруда хезмәт күрсәтелде.
Грипп – авыр вируслы йогыш, ул гомумән алганда елның көзге-кышкы вакытында теркәлә. Гриппка бирешүчәнлек гомуми. Йогыш тапшыруның иң киң таралган юлы – һава-тамчылы: йөткерү, төчкерү, сөйләшү вакытында.
Бүген Әгерҗе районында, Тирсә саласы янында, ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль һәм микроавтобус бәрелешү нәтиҗәсендә 5кеше зыян күрде, зыян күргән кешеләр арасында балалар юк иде. ЮТҺ нәтиҗәсендә ике кеше ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булды. Ике зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә тапшырылды, бер зыян күргән кеше кәнәгатьләндерерлек хәлдә амбулатор күзәтүгә юнәлдерелде. ЮТҺ урынына Әгерҗе ҮРХнең 2 фельдшер бригадасы чыкты.