ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе – башка татарстан сырхауханәләре белән беррәттән пилот мәйданчыгы. «Дуслык сырхауханәсе» дигән проект медицина оешмаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Проектның баш максаты – медицина ярдәменең ала алырлыгын арртыру. Иң якындагы ике елда аны гамәлгә ашыру пациентларның медицина ярдәме белән канәгатьләнгәнлеген, персоналның җитештерүчәнлеген арттырачак, медицина ярдәменең ала алырлыгын һәм сыйфатын яхшыртачак, шулай ук пациентлар сырхауханәдә булуның комфортлы шартларын оештырачак.

874 бала Яңа ел бәйрәмнәре эчендә Татарстанда туды. Яңа ел көнәре эчендә дөнья күргән сабыйлар саны буенча алдан баручы Казан булды. Казанның бала тудыру йортларында 31 декабрьдән башлап 8 гыйнварга кадәр 379 бала туды. 2016 елда Татарстан башкаласында 24 мең 564 сабый туды – ул 2015 елга караганда 501 балага артыграк.

 «Татар-информ» МА, ТР ССМ матбугат хезмәте.

14 гыйнварда «Мы вместе – Без бергә» дигән пациентлар-волонтёрлар оешмасы Казан шәһ.тәрбиягә алучы гаиләләрдән балаларга булышлык буенча «Без бергә» дигән Фонд белән бергә тәрбиягә алучы гаиләләрдән балаларга бәйрәм уздыра. Бәйрәмгә 13–17 яшьтәге балалар чакырылды.

Лениногорск үзәк район хастаханәсенең җирлегендә бу елда 30 койкалы кан тамырлары үзәген ачырга планлаштырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда 17 кан тамырлары үзәге эшли, аларның 6 Казанда эшли.

16–18 февральдә Казанда академик  М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча VI Россия-Европа белем бирү симпозиумы узачак. Симпозиумда Россиядән, Европадан, Азиядән һәм БДБ илләреннән торакаль хирургия буенча әйдәүче белгечләр катнашачак.


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Яңа ел каникулларында Казанның беренчел медицина оешмалары медицина ярдәмен 23,6 меңгә якын мөрәҗәгать иткәннәргә күрсәттеләр. Моның турында бүген «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә ТР башкаласының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Гөлсинә Хуҗиева белдерде.

2017 елның гыйнварыннан башлап күз авырулары белән пациентлар өчен мәктәпләр үз эшләрен Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә башлыйлар. Лекция вакытында табиб пациентка авыру турында, патология үсешен ничек акырынайтырга яисә туктатырга һәм күрү сәләтен ничек сакларга җентекләп сөйли, пациентны кызыксындыручы сорауларга җавап бирә.

18 гыйнвардан башлап 27нә кадәр урамдагы җәрәхәтләнүнең профилактикасы буенча ункөнлек Татарстанда узачак. Җәрәхәтләрдән качырга нинди чаралар булышачак дип татарстанлыларга сөйлиячәкләр. Кыш көннәрендә кешеләрдә ешрак сындырулар, бәрелүләр, каймыгулар һәм сеңерләр тартулары булалар.

2017 елның 2 гыйнварыннан башлап 8нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 10980 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 910 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 9546 – төрле авыруларга, шул санда 186 инсультка һәм 46 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 99 тапкыр чыктылар.

Салкыннар килеп җитү белән татарстанлыларны чангы, чаналарда, тимераякларда  шуулар төрендә шатлыклар гына түгел, ләкин артык суыну, кай вакыт өшүләр дә кетәләр. Салкыннар килеп җитү сәбәпле, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы  ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча һәм сәламәтлек саклау оешмаларының түбән температура факторлары тәэсире аркасында зыян күрүче гражданнарның керүләр саны артуга әзерлекне тәэмин итү буенча чаралар башкарды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы гражданнарга мөрәҗәгать итә – өшетүләрдән сакланыгыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International