Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2017 елда Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын һәм травматизмны профилактикалау елын уздыру турында указга имза куйды

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы 2017 елда Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын һәм травматизмны профилактикалау елын уздыру турында указга имза куйды. Документ ике ай эчендә Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын һәм травматизмны профилактикалау елы хөрмәтенә төп чараларының планын эшләргә һәм расларга йөкләмә бирә.  Муниципаль берләмлекләрнең башлыкларына, җәмәгать оешмаларына һәм дәүләт хакимияте органнарына документ буенча шулай ук бу эшкә кушылырга тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International