ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәм көннәрендә халыкка медик-санитар ярдәмне күрсәтүче медицина оешмалары түбәндәге тәртиптә эшлиләр:

Өлкәннәрнең сырхауханәләре көн саен 8.00 сәг. башлап 17.00 сәг. кадәр:

- 2017 елның 1,2,4,5,7,8 гыйнварында – дежур терапевт бригадалары,

- 2017 елның 3,6 гыйнварында – «көчәйтелгән тәртиптә» (терапевтлар, тар белгечләр, лаборатория, рентгенкабинет, эшнең көндезге тәртибе белән травматология пункты).

Актаныш районында күп квартирлы йорт файдалануга тапшырылды. Анда 2016 елда «Земство табибы» программасы буенча килгән табиблар-белгечләр өчен 4 квартир бүленде. Актаныш муниципаль районының башлыгы  Камаев Ф.М һәм ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Сабаев О.В. педиатр С.Г.Ендальцевага, эпидемиолог Е.К.Евдокимовага, терапевтлар Ю.Ю.Ивановага  һәм  М.В.Кузнецовага квартирлар ачкычларын тапшырдылар.


2
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Түбән Кама чигендә Яр Чаллы ягына автоюлда ЮТҺ булды. Өч җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше, шул санда 2 бала, зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр дәрәҗәдәге авырлыклы травмалар алдылар. Ике зыян күргән кеше Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә тапшырылды. Балалар Түбән Каманың перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Түбән Кама ашыгыч ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.

Бүген Арча районында Казан–Малмыж автоюлның 80нче км-да ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, балалар юк. Бер зыян күргән хатын-кыз авыр хәлдә һәм өч кеше уртача авыр хәлдә Арча үзәк район хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Арча ашыгыч ярдәменең табиб бригадасы чыкты.

Баулы районында ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, балалар юк. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Баулы ашыгыч ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.

2016 елның 26 декабреннән башлап 2017 елның 1 гыйнварына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 10475 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1334 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 8603 – төрле авыруларга, шул санда 184 инсультка һәм 50 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 99 тапкыр чыктылар.

Татарстанның баш каласында яңа ел төнендә барысы 15 бала дөнья күрде.


30
декабрь, 2016 ел
җомга

Татарстан республикасы Медицина хезмәткәрләренең ассоциациясе исеменнән табибларны, шәфкать туташларын, фармацевтларны, администраторларны, санитаркаларны һәм медицина оешмаларының эшен тәэмин итүчеләрне Яңа 2017 ел белән котлыйбыз! Икътисадта кыенлыкларга карамыйча, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының көйле эше һәм медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте аркасында сәламәтлек саклау системасы өчен узып китүче ел уңышлы булды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм РФ сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы белән 2017–2019 елларга Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында булучы оешмалар буенча Тармак килешүе төзелде. Бу тармак дәрәҗәсендә кабул ителгән 13нче килешү инде. Ул республиканың сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә мөһим социаль гарантияләр тәэмин итә.

Хастаханә  чираттагы тапкыр махсуслаштырылган тәүлек буе сузылган стационар ярдәмен һәм беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүнең югары дәрәҗәсен раслады.  ISO 9001:2015 ярашлык сертификатының яңа версиясе оешмага иң эре халыкара сертификацияләү һәм экспертлар оешмасы белән бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International