Казанда 2017елның 13–15 апрелендә Бөтенроссия фәнни-гамәли «Офтальмологиядә яңа технологияләр - 2017» дигән конференция узачак. Булачак конференция дүрт әһәмиятле вакыйгага туры китерелгән: Казан офтальмология хастаханәсен оештыру көненнән 95-еллыгына, КДМУ офтальмология кафедрасының 150-еллыгына, Казан Офтальмологлар җәмгыятен оештыру көненнән 110-еллык юбилеена һәм КДМА офтальмология кафедрасының 95-еллыгына.