ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Казанда «Республика клиник психиатрия хастаханәсенең иң яхшы психиатры-2016»  конкурсының йомгакларын ясадылар. Конкурста хастаханәнең һәм аның филиалларының 19 яшь табибы-психиатры катнашты. Алар статистик күрсәткечләрнең анализын кертеп үзләренең эшчәнлеге турында отчетлар, шулай ук үз кызыксынулары һәм мавыгулары турында эссе тәкъдим иттеләр.

2016 елның 19 декабреннән башлап 25нә кадәр Казанның Ашыгыч ярдәм станциясенә 9671 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1231 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7925 – төрле авыруларга, шул санда 180 инсультка һәм 45 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 84 тапкыр чыктылар.


23
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Республика клиник онкология диспансерында йомгаклау пресс-конференциясендә  масса-күләм  мәгълүмат чараларының вәкилләре белән очрашты. Гадәттәгечә министр онкология авырулары белән көрәшү елы дип игълан ителгән 2016 елның иң мәгънәле вакыйгаларын һәм нәтиҗәләрен искә алып китте һәм киләчәк елга планнарны билгеләде. 


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

21 һәм 22 декабрьдә Республика кан үзәгендә Яңа ел алдыннан «Минем уникаль каным  гомер коткара!» акциясенең тагын ике көне узды. Акция  максаты – тискәре резуслы сирәк группалар белән кан банкы резервын тулыландыру.

Республика клиник онкология диспансерында Районара «Онкологиядә медицина реабилитациясенең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция уза. Чарада баш табибларның дәвалау эше буенча урынбасарлары, онкологлар, дәвалау физкультурасы һәм  спорт медицинасы табиблары, табиблар-фтизиатрлар, шулай ук реабилитация мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр катнашалар.


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә Семашко исемендәге 2нче номерлы ҮКХнең дәвалауның рентгенохирургик алымнары җитәкчесе Шугушев З.Х. катнашуы белән мастер-класс узды.

Расланган һәм сәламәтлек саклауга кертелүче «Дуслык сырхауханәсе» дигән Татарстан стандарты хәзер Яр Чаллы шәһәренең 6нчы номерлы шәһәр сырхауханәсендә гамәлгә ашырыла. Бүген оешмага ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, социаль сәясәт буенча, сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру артыннан тикшерү буенча ТР Дәүләт советының комитетлары рәисе Светлана Захарова башлыгында  ТР Дәүләт советы депутатлары килеп киттеләр.

Теләче районында «2012-2016 елларга Татарстан Республикасы  халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» Республика максатлы программасын гамәлгә ашыру чикләрендә Шәдке саласында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Районда бу инде алтынчы  модульле фельдшер-акушерлык пункты.

Татарстанда КРВЙ белән авыручылар санының сезонлы үсүе билгеләнә, ләкин авыручылар саны эпидемия бусагыннан артып китми – моның турында бүген республикада эпидемиология хәленә багышланган Татмедиада пресс-конференциядә хәбәр иттеләр.

Бүген Казанда Дары заводында янгын нәтиҗәсендә алдангы мәгълүматлар буенча 1 кеше һәлак булды, 1 зыян күргән кеше авыр хәлдә 12нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә тапшырылды. ГТХ урынына Казанның Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең бригадасы һәм ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өч бригадасы чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International