Бүген Түбән Камада Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе җирлегендә районара белем бирү «Онкологик авыруларның профилактикасы һәм аларны дәвалау» дигән семинар булды. Чара Онкологик авырулар белән көрәшү елының чикләрендә, Татарстан халкына махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү максатында узды. Шулай ук семинар уздыру сәбәбе – Түбән Кама муниципаль районының онкологик хезмәтенең 30-еллыгы.
7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең җирлегендә кардиологлар, кардиохирурглар, терапевтлар өчен «Исбат итәрлек кардиологиянең бер көннек яңалыклары» дигән конференция булды.
Әлмәттә беренче тапкыр журналистлар катнашуы белән «Йөрәгеңне тыңла һәм сәламәт бул» темасына брейн-ринг узды. Журналистларга төрле сораулар бирделәр: инсульт рискын ничек киметергә, йөрәк эшләвенә нинди яшьтә игътибар итәргә кирәк һәм тоз һәм шикәр куллануны нигә чикләргә кирәк. Йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары профилактикасы буенча төп адымнарны атарга сорадылар.
Бүген Түбән Камада медицина хезмәткәрләре арасында волейбол буенча спартакиада узды. Җиңү өчен өч команда көрәште: Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе, перинаталь үзәк белән балалар шәһәр хастаханәсе һәм шәһәр диспансерлары командасы.
ТР Сәламәтлек саклау министрылының Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе Казан шәһ. Авиатөзелеш районының балаларына 2016 елның 21 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр Бутлеров ур., 16 адресы буенча урнашкан «ТР ССМ Республика стоматология сыхауханәсе» ДАССОсы стоматологик ярдәм күрсәтәчәк. Авиатөзелеш районыннан 29 номерлы маршрут автобусы белән (Бутлеров тукталышына) барып җитәргә була.
4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсендә Казан шәһ. Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет һәм Казан шәһ. югары уку оешмаларының волонтерлары-активистлары белән бергә «ВИЧ-йогышын профилактикалау» темасына «түгәрәк өстәл» узды.
Бүген Иннополиста Медицина үзәгенә Мәскәүдән һәм Барнаулдан делегация килеп китте. Кунакларга Медицина үзәге эшенең мөмкинлекләре һәм төп юнәлешләре турында сөйләделәр, пациентларга медицина ярдәмен күрсәтүнең бөтен алгоритмын күрсәттеләр.
РКХ табибларына медицина фәннәре докторы һәм медицина фәннәре кандидаты фәнни исемнәр бирелде.
Яңа объект ярдәмендә медиклар оешмада уздырылган операцияләр төрләренең санын арттырырга ниятлиләр.
Бүген Түбән Камада Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе җирлегендә районара белем бирү «Онкологик авыруларның профилактикасы һәм аларны дәвалау» дигән семинар булачак. Чара Онкологик авырулар белән көрәшү елының чикләрендә, Татарстан халкына махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү максатында уздырыла. Шулай ук семинар уздыру сәбәбе – Түбән Кама муниципаль районының онкологик хезмәтенең 30-еллыгы.