ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2016 ел
шимбә

Бүген көндез Әлмәт – Акчуба автоюлының 12 км-да ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күрде. Аларның икесе ашыгыч медицина ярдәме килгәнче ЮТҺ урынында һәлак булды. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһ. Медик-санитар частенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясенең фельдшер бригадасы чыкты.


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген (02.12.2016) Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2016 елның 5 ноябреннән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Федерация Советы әгъзалары һәм  Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашу протоколын башкару өчен Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчаларны тартып китерү мәсьәләләре буенча 13нче эш төркеменең беренче утырышы булды. Эш төркеме утырышы видеоконференция тәртибендә Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы 7нче чакырылышының депутаты,  бюджет һәм налоглар буенча комитетның бюджеттан тыш фондлар буенча подфонды рәисе Айрат Фәррахов рәислегендә узды. Эш төркеме утырышында 2013–2020 елларына «Сәламәтлек саклау үсеше», 2013–2020 елларына «Фармацевтик һәм медицина сәнәгатенең үсеше», 2013–2020 елларына «Гражданнарга  социаль булышлык күрсәтү»,  2013–2018 елларына «Федераль милке белән идарә итү», 2013–2020 елларына «Дәүләт финанслары белән идарә итү һәм финанс базарын тәртипкә салу» кебек федераль дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда 2017 елда Татарстан Республикасы катнашуының көнүзәк мәсьәләләрен карап тикшерделәр. 

Конференция чикләрендә симпозиумлар, лекцияләр, мастер-класслары һәм Россия әйдәүче педиатрларының һәм Швейцариядән, Германиядән, Чехиядән, Израильдән, Төркиядән, Литвадан, Беларусьтән чит ил белгечләренең чыгышлары узачак. 1000 артыграк педиатр һәм балалар хирургы, сәламәтлек саклау оештыру буенча белгеч, төрле белгечлекләр табибы конференция секцияләре эшләрендә катнашачак.

5 декабрьдә 12.00 сәг. Корстон КСККда – Казанда «Минем яраткан балалар табибым» халык интернет-премиясе белән бүләкләү тантаналы церемониясе, XIII Россия «Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» конгрессының пленар утырышыннан соң  булачак.

Россиянең репродуктив потенциалы: Казан укулары» дигән V Гомум Россия семинарының катнашучылары һәм кунаклары биология фәннәре докторы, профессор  Флавио Басари (Италия, Милан) башлыгында «Студенческая» 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә килеп киттеләр.

Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә багышланган чаралар чикләрендә Чистайда ВИЧ һәм СПИДның профилактикасына багышланган акция узды. Чистай үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләре һәм Чистай медицина училищесы волонтерлары-студентлары урамда йөрүче һәм урынлы сәүдә йортларындагы кешеләргә ВИЧ тапшыру юллары турында һәм йогышланудан ничек үзеңне саклау турында сөйләделәр.

Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көнен Чирмешән районында уздыру чикләрендә Чирмешән үзәк район хастаханәсе белгечләре «Яшь Гвардия» активистлары белән бергә ВИЧ һәм СПИДның профилактикасы буенча акция уздырдылар.


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Казан укулары – күп үрчемле һәм кыен мәсьәләләр турында фикер алышу өчен мөһим мәгълүматый мәйданчык. Аның чикләрендә белгечләр  тәҗрибә белән уртаклашырга, хәзерге заман акушерлыкның  һәм гинекологиянең яңалыклары һәм казанышлары турында белергә мөмкинлек алалар. Чараның шулай ук социаль әһәмияте бар, чөнки медицина ярдәме сыйфатын күтәрүгә  һәм аналыкны һәм балалыкны саклау хезмәтенең эшен яхшыртуга юнәлгән.

Оренбужье делегатлары – Оренбург өлкәсе дәвалау-прфилактик оешмаларының баш табиблары «Республика клиник хастаханәсе» ДАССОна һәм  «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОна килеп киттеләр. Визит чикләрендә кунаклар кабул итү бүлегенең, операцияләр блогының, кардиохирургия, нейрохирургия, реанимация бүлекләренең эшен оештыру белән таныштылар.

ВИЧка түләүсез тестлау буенча акция Яр Чаллыда Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көнен уздыру чикләрендә Яр Чаллы дәүләт педагогик университеты территориясендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International