ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Дәвалау оешмасының хезмәткәрләрен юбилей белән котларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгының урынбасары Эльвира Долотказина, ТР сәламәтлек саклау минисры урынбасары Илдар Фатыйхов, Түбән Кама муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова килделәр.

Алабуга үзәк район хастаханәсе җирлегендә яңа «БарсМед» диагностик үзәге ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.

Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә Әлмәт районы Җәмәгать советының күчмә утырышы узды. Аның эшендә Әлмәт районы башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова, шулай ук ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина катнаштылар.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре буенча  2016 елның 15 ноябрендә башланган  масса-күләм мәгълүмат чараларының вәкилләре арасында «Йөрәгеңне тыңла» дигән Республика конкурсы Татарстанда уза.


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 28 ноябреннән башлап 4 декабренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8454 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1105 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6810 – төрле авыруларга, шул санда 159 инсультка һәм 27 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар.

ТР ССМ Республика кан үзәге «Кан Хезмәте оешмасы – 2016» дигән номинациядә җиңүче булды. Татарстан Республикасын Форумда ТР ССМ Республика кан үзәгенең баш табибы Рамиль Тураев тәкъдим итте.

Казанда XIII Россия «Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» конгрессы үз эшен башлады. Конгресс 2 меңнән артыграк белгеч җыйды – ул педиатрлар һәм балалар хирурглары, сәламәтлек саклау оештыру буенча белгечләр һәм төрле белгечлекләр табиблары.

2016 елның 2 декабрендә Казанда өзлексез медицина белемен бирү проектының чикләрендә Россия хирурглар җәмгыятенең «Көчле панкреатит хирургиясе» дигән Бөтенроссия хирургия мәктәбе булды.

2016 елның 8 декабрендә Яр Чаллыда онкологик авырулар белән пациентлар һәм аларның туганнары өчен мәктәп, шулай ук гомуми белем мәктәпләренең укытучылары, өлкән классларда укучылар һәм аларның ата-аналары өчен «Эш итәргә вакыт. Сәламәтлек мәктәбе» узачак.


3
декабрь, 2016 ел
шимбә

Азнакай шәһәрендә ведомствоара йогынты мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек салау карамагындагы Җәмәгать советының һәм Россиянең Хезмәт министрлыгының  «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертизасының баш бюросы» ФКОның бергәләштерелгән утырышы узды. Утырышта Ивалидлар хокуклары турында конвенцияне раслау уңае белән инвалидларны социаль яклау мәсьәләләре буенча федераль законнар җыелышына кертелгән үзгәрешләр турында фикер алыштылар. Атап әйткәндә, инвалидларның реабилитациясенә һәм абилитациясенә, гражданнарны инвалидлар дип табуга кагып үтүче үзгәрешләр турында, сәламәтнең чикләнгән мөмкинлекләре белән гражданнар белән эшләү вакытында мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Чара ахырында Җәмәгать советының каташучылары киләчәктәге эш планын билгеләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International