Баулы районында узган елның йомгакларына багышлаган киңәйтелгән медицина советы узды. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары В.В.Виниченко, Баулы муниципаль районының башлыгы Р.Х.Гатиятуллин, район хезмәтләренең һәм оешмаларының җитәкчеләре катнаштылар.