Бер көн элек Кама балалар медицина үзәгенең перинаталь үзәгендә юбилей ел башыннан җиде меңенче бала тудыру кабул итте. 3430 аврлык белән һәм 53 сантиметр буйлы малай дөньяга килде.
Бүген Казанда 2016 елның фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен тапшыруның тантаналы церемониясе булды. 2016 елда югары бүләк белән билгеләнгәннәр арасында медицина өлкәсендә ике эш. Бу Казан дәүләт медицина академиясе, Республика клиник хастаханәсе, шулай ук Регионара клиник-диагностик үзәк галимнәренең эшләре. Тикшеренү мәгълүматлары безнең медикларның югары статусын раслыйлар, фундаменталь һәм практик медицинаның актив үсеше турында таныклыйлар.
Казанда «Республика клиник психиатрия хастаханәсенең иң яхшы психиатры-2016» конкурсының йомгакларын ясадылар. Конкурста хастаханәнең һәм аның филиалларының 19 яшь табибы-психиатры катнашты. Алар статистик күрсәткечләрнең анализын кертеп үзләренең эшчәнлеге турында отчетлар, шулай ук үз кызыксынулары һәм мавыгулары турында эссе тәкъдим иттеләр.
2016 елның 19 декабреннән башлап 25нә кадәр Казанның Ашыгыч ярдәм станциясенә 9671 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1231 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7925 – төрле авыруларга, шул санда 180 инсультка һәм 45 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 84 тапкыр чыктылар.
Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Республика клиник онкология диспансерында йомгаклау пресс-конференциясендә масса-күләм мәгълүмат чараларының вәкилләре белән очрашты. Гадәттәгечә министр онкология авырулары белән көрәшү елы дип игълан ителгән 2016 елның иң мәгънәле вакыйгаларын һәм нәтиҗәләрен искә алып китте һәм киләчәк елга планнарны билгеләде.
21 һәм 22 декабрьдә Республика кан үзәгендә Яңа ел алдыннан «Минем уникаль каным гомер коткара!» акциясенең тагын ике көне узды. Акция максаты – тискәре резуслы сирәк группалар белән кан банкы резервын тулыландыру.
Республика клиник онкология диспансерында Районара «Онкологиядә медицина реабилитациясенең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция уза. Чарада баш табибларның дәвалау эше буенча урынбасарлары, онкологлар, дәвалау физкультурасы һәм спорт медицинасы табиблары, табиблар-фтизиатрлар, шулай ук реабилитация мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр катнашалар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә Семашко исемендәге 2нче номерлы ҮКХнең дәвалауның рентгенохирургик алымнары җитәкчесе Шугушев З.Х. катнашуы белән мастер-класс узды.
Расланган һәм сәламәтлек саклауга кертелүче «Дуслык сырхауханәсе» дигән Татарстан стандарты хәзер Яр Чаллы шәһәренең 6нчы номерлы шәһәр сырхауханәсендә гамәлгә ашырыла. Бүген оешмага ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, социаль сәясәт буенча, сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру артыннан тикшерү буенча ТР Дәүләт советының комитетлары рәисе Светлана Захарова башлыгында ТР Дәүләт советы депутатлары килеп киттеләр.
Теләче районында «2012-2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» Республика максатлы программасын гамәлгә ашыру чикләрендә Шәдке саласында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Районда бу инде алтынчы модульле фельдшер-акушерлык пункты.