Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 9 меңнән артык чакыру үтәде

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

2016 елның 19 декабреннән башлап 25нә кадәр Казанның Ашыгыч ярдәм станциясенә 9671 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1231 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7925 – төрле авыруларга, шул санда 180 инсультка һәм 45 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 84 тапкыр чыктылар.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1002 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 48 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 46 кеше зыян күрде, алардан 23 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. 2 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә һәлак булды.

Узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 29 тапкыр янгыннарга чыктылар, шунда 2 кеше зыян күрде.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 581гә артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 1гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 4кә,  янгыннар буенча –  10га, бала табулар буенча 5кә  артты. Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 5кә  кимеде Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 102гә артты. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International