ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Төләче РҮХдә «Халык наркотизациясенең профилактикасын һәм сәламәт яшәү рәвешен төзү» темасына ведомствоара семинар-киңәшмә узды. Семинарда социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары А.Р.Шәйдуллин, Төләче муниципаль районының яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлегенең, мәгарифе, эчке эшләре, мәдәнияте, социаль яклавы, яше җитмәгән балалар эшләре буенча комиссиясе вәкилләре, шулай ук хастаханәнең хезмәткәрләре катнаштылар.

Балык Бистәсе район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсен уздыру чорында онкологик һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы буенча акция узды. Балык Бистәсе РҮХ хезмәткәрләре акциядә катнашучыларга артериаль кан басымын үлчәделәр һәм онкологик һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы турында, аерым алганда тиренең яман шеше ачылуын ничек аңларга, дип сөйләделәр.

26 августта Югары технологияле ярдәм үзәгенең җирлегендә Республика клиник хастаханәсендә кан тамырлары хирургиясе буенча XV Халыкара конференция узачак. Россиянең 40 артык регионнарыннан Кан тамырлары үзәкләренең һәм бүлекләренең җитәкчеләре, шулай ук ангиохирургия өлкәсендә әйдәүче галимнәр кан тамырлары хирургиясенең чишелмәгән мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

2016 елның авгутыннан башлап ноябренә кадәр Россиянең эре шәһәрләрендә түләүсез аноним тестлау буенча масштаблы акция узачак. Шәһәрдә яшәүчеләр лабораториягә яисә башка медицина оешмаларына бармыйча үз ВИЧ-статусларын белә алалар – тестлау эре сәүдә үзәкләрендә махсус оештырылган зоналарда узачак.

Очрашу барышында 2016 елның беренче яртысы эчендә хастаханә эшчәнлеге йомгаларын ясадылар һәм агымдагы ярты еллыкка бурычлар куйдылар. Шулай, бу елда РҮХ стационарының сырхауханәсе һәм фасадының ремонтлары, лифтны монтажлау һәм җибәрү уздырылдылар, шулай ук  модульле ФАП төзелде. Киңәшмә барышында салада эшләү өчен яшь белгечләрне тартуга һәм беркетүгә кагылучы  кадрлар мәсьәләләренә кагылып үтелде.

Менделеевск районының Абалач авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының ачылуы булды. Фельдшер-акушерлык  пунктының яңа бинасы «2012–2016 елларына Татарстан Республикасы халкына  беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтүне камилләштерү» Республика программасы, Менделеевск муниципаль районы башлыгы булышлыгы һәм спонсорлар ярдәме аркасында барлыкка килде.


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген 14 сәг. 35 мин. Балтач районында ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, шул санда 2 бала (2011 һәм 2012 елда туган). Бер зыян күргән хатын-кыз авыр хәлдә, өчесе, шул санда балалар, уртача авыр хәлдә Балтач РҮХнә тапшырылды. ЮТҺ урынына Балтач РҮХнең фельдшер бригадасы чыкты.

БССО (ВОЗ) мәгълүматлары буенча, ел саен дөньяда грипп 500 мең тормышны алып китә. Грипп белән һәр унынчы өлкән кеше һәм һәр өченче бала авырып китә, ә һәр җиденче авырып киткән кеше каты өзлегүләр ала. Грипп белән көрәшүнең дөнья һәм ватан тәҗрибәсе вакцинопрофилактика югары нәтиҗәле һәм югары махсуслаштырылган грипп профилактикасының алымы булганны күрсәтәләр.

Яшел Үзән РҮХдә Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары хастаханәнең коллективы белән очрашты.


23
август, 2016 ел
сишәмбе

Узган шимбәдә киң колач белән Түбән Камада шәһәренең 50-еллыгын бәйрәм иттеләр. Юбилейны бәйрәм итүдә  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, нефтехимия тармагының ветераннары һәм башка кунаклар булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International