4нче «Студенческая» Шәһәр сырхауханәсе гинекология бүлегенең табиблары Казан федераль университеты студентларына җенси юлларбелән күчүче йогышларының төрләре, күчү юллары, диагностика һәм дәвалау алымнары турында, шулай ук хатын-кызларның һәм ирләрнең репродуктив сәламәтлекләре өчен алар чагылдырган куркынычлык турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим саласына эш сәфәре чикләрендә үзәк район хастаханәсенең бинасын реконструкцияләүне тәмамлауга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Бүген 4нче номерлы «Студенческая» Шәһәр сырхауханәсендә Казан федераль университетының хезмәткәрләре һәм студентлары өчен тимер җитешмәү авыруының профилактикасы буенча акция узды. Тимер җитешмәү хәлләре студентлар арасында киң таралган һәм сәламәтлекнең гомуми хәлен һәм уку материалын аңлап җиткерү мөмкинлеген начарлаталар.
Бүген КБМҮдә Татарстан һәм Яр Чаллы башкарма хакимияте вәкилләренең хезмәт коллективы белән очрашуы булды.
15 августтан башлап 21нә кадәр Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8291 чакыру үтәде. Җәмәгать урыннарына 1768 чакыру керде. Чакыруларның күбесе – 6361 – төрле авырулар белән бәйләнгән, шул санда 167 инсульт һәм 46 инфаркт. Бала табуларга 100 чакыру керде.
Әлмәтнең эре сәүдә үзәкләренең берсендә узган ял көннәрендә шәһәрдә яшәүче кешеләр өчен акция узды. Медпрофилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре һәм Әлмәт онкология үзәгенең белгечләре килүчеләргә артериаль кан басымын үлчәделәр, шулай ук онкология авыруларының профилактикасы турында, аерым алганда тире маланоманың үсешен ничек аңлап белергә, сөйләделәр. Акция Әлмәт районының Сәламәтлек саклау идарәсе белән оештырылды
Яңа модульле ФАП Әлки районының Кошки саласында ачылды. Ачуда сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов, СССР летчик-космонавты А.Г.Баландин, Әлки муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесе А.М.Сагдиев катнаштылар
Узган кич, 20 сәг.30 мин., Зәй районында Урта Баграж авылы янында ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. 1 кеше ЮТҺ урынында ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлде. Бер зыян күргән хатын-кыз уртача авыр хәлдә Яр Чаллы шәһ. АМЯХнә тапшырылды. Ике зыян күргән кеше җиңел травмалар белән табиб тикшерү өчен Зәй хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Зәй РҮХ бригадасы чыкты.
Беркөн алдан Әлмәттә «Татнефть. Әлмәт яртылаш марафоны» дигән масса-күләм йөгереш старт алды. Йөгереш стартына Россиянең 46 шәһәреннән 4 мең кеше чыкты.
Татарстан Республикасының электрон сәламәтлек саклавы» Бердәм дәүләт мәгълүматый системасын кертү чикләрендә үзгәрешләр, эшләп тәмамлаулар һәм яңартулар турында яңалыклар белән өстәмә сайт оештырылды, ул https://kb.i-novus.ru/pages/viewrecentblogposts.action?key=RT адресы буенча урнашкан.
Шулай ук (FAQ): https://kb.i-novus.ru/pages/viewpage.action?pageId=2162703 адресы буенча иң күп соралган сораулар буенча блок алып барыла.