Бүген 15сәг.38 мин. Мамадыш районында, Усали торак пунктына якын ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль трактор белән бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. Бер зыян күргән хатын-кыз авыр хәлдә һәм ике кеше, шул санда бала, уртача авыр хәлдә Алабуга РҮХнә тапшырылды. ЮТҺ урынына җирле табиб амбулаториясенең бригадасы һәм Мамадыш ашыгыч медицина ярдәме бригадасы чыктылар.
2016 елның 12 августыннан башлап 19 августка кадәр Татарстанда информатика (IOI) буенча Халыкара олимпиада узды – ул укучылар арасында информатика буенча ел саен була торган ярыш. 4нче номерлы «Студенческая» Шәһәр сырхауханәсе информатика (IOI) буенча Халыкара олимпиада катнашучыларына ашыгыч һәм беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтте.
Бүген Республика кан үзәгендә күп кеше булды – бүген анда «Игелек эшләр көне» акциясе узды. Аның чикләрендә теләүче кешеләр кан бирә алдылар һәм шуның белән каты авыручы кешеләрне үлемнән коткарыра алдылар. Акциядә 110 кеше катнашты – барысы 53 литр кан бирде.
Чирмешән РҮХнең хезмәткәрләре халык арасында грипп профилактикасы буенча мәгълүматый кампанияне башлап җибәрделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 13 августыннан № 1730-р һәм 2013 елның 28 февраленнән № 322-р боерыкларына туры китереп Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Наркотикларга каршы өлкәдә проектларны тормышка ашыруга акчалата ярдәмне бирү өчен конкурс турында хәбәр итә. Гаризалар 5нче сентябрьгә кадәр кабул ителәләр.
Федераль законнар җыелмасы льготникларга сайлауны тәкъдим итә – соцпакет белән файдаланырга һәм даруларны түләүсез алырга яисә акча компенсациясен алып анан баш тартырга. Социаль хезмәтләр җыелышыннан баш тарту вакытында акчалата компенсация айга 766,55 сум тәшкил итә.
Конкурста ММЧ вәкилләре, медицина хезмәткәрләре һәм медицина җәмәгать оешмалары катнаша алалар.
Ике модульле фельдшер-акушерлык пункты 1500 диярлек кеше гомуми саны белән сигез сала торак пунктында торучыларга хезмәт күрсәтә.
«ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм алар белән көрәшү буенча Республика үзәгенең» белгечләре 16–17 августта Татарстанның Югары ослан районында шушы көннәрдә узучы Студентлар белем бирү форумында катнаштылар.
Мобильле-диагностик комплексларны урнаштыру буенча Яңа Чишмә районы Татарстанның пилот районнары санына керде. Мобильле-диагностик комплекс диспансерлаштыруның бөтен этапларын автоматлаштыра – ул фельдшер-акушерлык пункты шартларында яисә өйдә дә тикшерүләрнең төп төрләрен уздырырга рөхсәт итә.