ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

Күкрәк белән ашатып үстерүне саклауга һәм булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән БССО һәм ЮНИСЕФның Инночет декларациясен 1990 елда кабул итү Бөтендөнья күкрәк белән ашатып үстерү атнасын оштыру өчен сәбәп булды.


29
июль, 2016 ел
җомга

Диагностикалау, дәвалау һәм фән – Бөгелмә район үзәк хастаханәсе җирлегендә актив үсәчәк өч юнәлеш. «БарсМед» диагностика үзәген Бөгелмәдә ачтылар. Ачуда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.

Казан дәүләт медицина университетында Россиядә беренче ЮНЕСКОның медицина биоэтикасының кафедрасы ачыла. Моның турында бүген «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә КДМУ ректоры, Татарстанның Дәүләт советы депутаты Алексей Созинов хәбәр итте.

БРКХдә беренче ярты еллык өчен эш йомгаклары буенча Хастаханә советы булды. Беренче ярты еллык өчен хастаханә эшчәнлегенең йомгакларын һәм икенче ярты еллыкка клиника үсешенең бурычларын баш табиб Рафаэль Шавалиев тавышландырды.


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

18 июльдән башлап 24нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7558 тапкыр чыктылар.

Чакыруларның күбесе – 5618 – төрле авырулар белән бәйләнгән. Чакыруларның яртысы – 3,5 мең – көтелмәгән авыруларга килгән, шул санда 39 инфаркт һәм 171 инсульт. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1094 тапкыр чыктылар.  Юл-транспорт һәлакәтләренә ашыгыч ярдәм машиналары 36 тапкыр, янгыннарга – 19 тапкыр чыктылар. Бала табуларга медиклар 120 тапкыр чыктылар. Шулай ук җәмәгать урыннарында ярдәм күрсәтү өчен 1649 чакырулар үтәлде.

Регионара клиник-диагностика үзәге бүген Portavita компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешүгә имза куйды.


24
июль, 2016 ел
якшәмбе

Бүген төнге  2 сәгатьтә Лаеш районының Столбище с. керү урынында ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль юлдан төшү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде. 2 кеше авыр хәлдә, калганнары уртача авыр хәлдә РКХнә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына АМЯнең 4 бригадасы чыкты.


23
июль, 2016 ел
шимбә

2016 елның 22 июлендә 16 сәг.30 мин. «Волга» М-7 федераль юлының 958 км ЮТҺ булды. КАМАЗ автомобиле җәяү йөрүчеләрне таптау нәтиҗәсендә 2 кеше зыян күрде. ЮТҺ урынында 1 кеше һәлак булды, икенчесе ашыгыч медицина ярдәме машинасында үлде. ЮТҺ урынына Мамадыш районы АМЯнең 1 фельдшер бригадасы чыкты.


22
июль, 2016 ел
җомга

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан медицина инструментлары заводына (КМИЗ) килеп китте. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Куркынычсызлык советының сәркәтибе Айрат Шәфигуллин, Казан мэры Илсур Метшин, заводның җитәкчелеге озатып бардылар.

РКХнә Кытай сәламәтлек саклау вәкилләре килеп киттеләр. Кунаклар ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф. Яркаева озатуында килделәр. Делегация составында: Хотан КХР СУАР округы Вәкиле Азиз Муша, Вәкил урынбасары Гулишинхан Матинияз, округның Сәламәтлек саклау һәм гаиләне планлаштыру  эшләре буенча комитетның Рәисе Хотан Рабия Абдурахман, уйгур медицинасының округ хастаханәсенең баш табибы  Хотан Алимжан Абдужалин, Моюй (Каракаш) өязенең  уйгур медицинасының баш табибы Азиз Абдулимит һәм КХР СУФР чит ил һәм миграция эшләре канцеляриясенең референты Цзяньлун Лю.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International