ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасының суд медиклары делегациясе «Приморье крае суд-медицина экспертизасының бюросы» ДАССОна эш визиты белән килеп китте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгын бәйрәм итү алдында Яр Чаллы шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССОда тантаналы чара узды. Анда Яр Чаллы шәһәренең мэры Наил Магдеев госпитальдә дәваланучы Бөек Ватан сугышының ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен тәбрик итте һәм аларга бүләкләр тапшырды.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 19га, янгыннар буенча – 27гә, бала табулар буенча – 12гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 26га артты. 


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Рәсем сәнгате кешенең рухи һәм интеллектуаль  үсешенә генә түгел, ләкин аның психик сәламәтлегенә дә яхшы тәэсир итә, дип галимнәр исбат иттеләр. Рәсемнәр белән сокланып карап тору мизгелендә кешедә гашыйк булу хәлендә кичергән хис барлыкка килә. Рәсем сәнгате куркуны һәм тынычсызлыкны, авырту сизүен киметә ала һәм кәефне яхшыртуга китерә ала.

ТР ССМның баш штаттан тыш анестезиолог-реаниматологы, КДМУның анестезиология һәм реанимация, һәлакәтләр медицинасы кафедрасы мөдире, профессор, м.ф.д. Айнагөл Бәялиева катнашуы белән  «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә узган «Полиорган җитешсезлек белән авыруларның сепсисы» шушы актуаль һәм бик әһәмиятле темага семинар багышланды.

Күрми торган кешеләрнең күбесе «Ярдәм» үзәгенә Төньяк Кавказдан, Чечнәдән, Башкортостаннан, Самарадан һәм Татарстанның районнарыннан килде.

Конгрессның Фәнни комитеты Австралиядән, Бөек Британиядән, Израильдән, Италиядән, Нидерландиядән, Россиядән, АКШ, Франциядән, Япониядән 15 галим белән тәкъдим ителгән.

Эш киңәшмәсе барышында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Идел буе Федераль округында Россиянең ФМБАның  спорт медицинасы буенча баш штаттан тыш белгече,  «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның баш табибы Римма Садыкова «2018 елның Футбол буенча чемпионатын уздыруга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының әзерлеге» дигән доклад белән чыгыш ясады.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә региональ һәм өлкә клиникаларның баш табиблары килеп киттеләр.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем санын киметү буенча 2015 елның дәүләт программасы чикләрендә һәм баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары белән авыручыларга медицина ярдәмен камилләштерүгә, цереброваскуляр авырулардан үлем санын киметүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру максатында РФ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эш планына туры китереп Әлмәт РҮХдә  «2015 ел һәм 2016 елның беренче кварталы эчендә «Әлмәт районы үзәк хастаханәсе» ДАССОның беренчел кан тамырлары үзәгенең эш йомгаклары» темасына күчмә эш киңәшмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International