ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген ТР МДНнең «Закәт» хәйрия фонды ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе белән бергә «РКХнә Җомга күчтәнәче» яңа проектын башладылар. Бу көннән башлап һәр айның актык җомгасында хәйрия фондының хезмәткәрләре дәвалау оешмасының пациентларына хәл белергә барырга планлаштыралар.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхраҗыевның чираттагы эш белән чыгуы булды.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 20 апрелендә «Студенческая» сырхауханәсе хезмәткәрләре (эпидемиологлар, инфекционистлар) Казан шәһ. студентларның тулай торакларында «Талпан энцефалиты һәм бөер синдромы белән геморрагик бизгәк вакытында профилактик чаралар» темасына лекциләр сериясен уздырдылар. Язгы-җәйге сезон җитү белән талпан энцефалиты һәм бөер синдромы белән геморрагик бизгәк белән йогышлануның куркынычлыгы арта. Бу вируслы йогышларның төп таратучылары – иксод талпаннары һәм тычкансыман кимерүчеләр. Бу авырулар аларның дәвамы авырлыгы, өзлегүләр рискы һәм нервлар системасының зарарланулары белән аерылып торалар. Лекцияләр барышында шушы вируслы йогышлар белән авыручылар санының статистикасын белдерделәр, йогыш юллары һәм профилактика чаралары турында сөйләделәр. Шулай ук тире авырулары, аерым алганда «кырчын тимрәү» дип билгеле булган микроспорияләр  темалары кагылып кителде. Студентлар мәгълүматны кызыксыну белән тыңладылар һәм лекцидән соң табиблар аларны кызыксындыручы сорауларга җавап бирделәр.

Бүген Казанда профессор И.Г. Салиховның туган көненнән 75-еллыгына багышланган «Спондилоартритлар XXI гасырда» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады.

Кешенең сәламәтлеген һәм тормышын саклау беренче дәрәҗәле мөһимлеккә ия. Сәламәтлеккә һәм аны саклауга һәр кешенең хокукы бар. Ә һәр медицина хезмәткәре үзенең хокукларын һәм бурычларын да, аңа ярдәм яисә хезмәтләр күрсәтү вакытында  пациентның хокукларын һәм бурычларын да белергә тиеш. Гражданнарның сәламәтлек саклау хокукый аспектлары, РФ һәм ТР үсешләренең приоритетлы юнәлешләре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ӘМРның сәясәтләре, сәламәтлек саклавын оештыру ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головинаның лекцияләр циклына урта медицина персоналының белемнәрен камилләштерү максаты белән кертелделәр. 

Дәвалау оешмасының администрациясе бу инициативаны хупларга һәм акция чикләрендә иртәнге гимнастиканы дәвалау оешмасының коллективлары белән уздырырга карар итте.

23 апрельдә Казан һәм ТРның башка шәһәрләре язучы Абдрахман Әбсаләмовның «Ак чәчәкләр» тексты буенча «Бердәм диктант» язачаклар. «Бердәм диктантны» Сез дә языгыз һәм үз телегезне белүегезне белегез!

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академисенең Уку-лаборатор корпусында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхрәҗыев рәислеге астында Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрнең хәтер көненә туры китерелгән,  «Казан марафоны-2016. Үзеңне тикшер!» дигән бөтенроссия ярышларын Казан шәһ. хәзерләү һәм 2016 елның 15 маенда уздыру буенча Республика оештыру комитетының утырышы булды.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОда һәм Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре филалларында Татарстан Республикасында игълан ителгән «Игелекнең язгы атнасы» чикләрендә «Кан донорының Милли көненә» багышланган донор акцияләре булдылар. Акцияләр «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ җәмәгать оешмасы белән  Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлыкның булышлыгында оештырылдылар.  Татарстан Республикасында бу көнне 436 кеше кан бирде, кан банкы 178 литрдан артыграк донор каны белән тулыланды.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Казанда «Корстон» МККда  «Сәламәтлек саклавында рискларның сыйфаты һәм алар белән идарә итү» дигән, шәхси һәм дәүләт клиникаларының белгечләре өчен сыйфат белән идарә итү буенча  Россиядә һәм БДБдә иң эре Халыкара конференциянең ачылуы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International