ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

«Яшь профессионаллар» дигән Ачык региональ чемпионатның җиңүчесе Александра Крайнова Саранск шәһ. булган Идел буе федераль округында Worldskills Russia Милли чемпионаты ярым финалының җиңүчесе булды. «Медицина һәм социаль карау» номинациясе 6 катнашучы белән түбәндәге биш регионнан тәкъдим ителде: Самара өлкәсе, Мордовия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Мари Эл Республикасы, Татарстан Республикасы.  Казан медицина көллиятенең студенткасы ярым финалның абсолют җиңүчесе булды.

2016 елның 5нче апреленнән булган 68-рп номерлы РФ Президенты әмеренә ярашлы 2016 елда коммерциясез хөкүмәт тарафында булмаган оешмаларга грантларны бирү буенча ачык конкурсның беренче этабында катнашуга гаризалар кабул итү игълан ителде.

Менделеевск РҮХнең хезмәткәрләре дә шушы акциядә катнашудан читтә калмадылар. Шулай, бүген «Игелекле хезмәтләр көне» чикләрендә сырхауханәнең медицина хезмәткәрләре өйләренә актив килеп китеп  аз мобиль булган пациентларга өстәмә патронаж уздырдылар.

«Диспансерлаштыру иртәнге стадиядәге  онкологик авыруларның  70 процентын, ә соңгыда – 7 процентын ачыклап күрсәтте», –  дип Венера Рәхимова игътибар итте. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының сүзләре буенча, бу бик яхшы күрсәткечләр, чөнки уңышлы дәвалау өчен медицина  процедураларын мөмкин булганча иртәрәк башларга кирәк.

Пациент Н. ТР ССМ РКОДның 11нче номерлы онкология бүлегенә бөернең яман шеше диагнозы белән керде. Тикшерү мәгълүматлары буенча, бөер проекциясендә шактый күләмдә 23*15 см шешкә ошаган барлыкка килү визуаль булып күренде. Шундый зурлыкта шеш белән бөерне кисеп алу вакытында операцияне уздырганда төп катлаулылык – шактый зур кан югалту мөмкинлеге.

Мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Милли донор көне Россиядә ел саен 20 апрельдә билгеләнә. Бу көнне Татарстанда игълан ителгән «Игелекнең язгы атнасы» чикләрендә «ТР ССМ РКҮ» ДАССОда һәм Яр Чаллы шәһ., Түбән Кама, Әлмәт һәм Иннополис шәһәре филиалларында «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» Региональ җәмәгать оешмасы белән бергәләшеп Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы яшьләр  һәм спорт эшләре буенча министрлыгы булышлыкларында донор акцияләре узачак.

16 апрельдә WETLABта укытуның чираттагы курсы   тәмамланды. Анда Татарстан Республикасының гына түгел, Идел буеның башка регионнарының шәфкать туташлары да катнаштылар. Укыту ике җирлектә: «ТР ССМ РКОХ» ДАССО и «ЮМТҮ» уздырылды. Укулар лекцияләр һәм гамәли шөгыльләр төрендә уздылар.


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин республиканың югары уку йортлары (юуй) гуманитар һәм социаль-икътисадый фәннәр буенча кафедраларының мөдирләре белән очрашу уздырды.

Ашыгыч медицина үзәгендә ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәмен оештыру тәҗрибәсе белән Волгоград шәһ. 25нче номерлы АМЯШКХ ДССОның табиблары: баш табиб – Наталья Виктор кызы Ляхова һәм кабул итү бүлеге мөдире – Максим Владимир улы Бочаров таныштылар


17
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Татарстан медиклары Казанда бүген, «Исәнлек» көнендә  булган велосипед ярышында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International