ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2014 елда Татарстан Республикасының халкына медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча видеоконференция тәртибендә киңәшмә узды. Программа фельдшер-акушерлык пунктларын, табиб амбулаторияләрен, модульле технология буенча патологоанатомик бүлекләрне төзүне һәм фельдшер-акушерлык пунктларында, табиб амбулаторияләрендә, участок хастаханәләрендә һәм сәламәтлек саклауның амбулатор-сырхауханә оешмаларында капиталь ремонт ясауны күздә тота.   Киңәшмәне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р.Фатыйхов уздырды.

Гадәти булмаган бүләкне Түбән Кама медиклары шәһәрдә яшәүче кечкенә кыз Милана Гордеевага бирделәр.

Ул электрон чират ярдәмендә табибка язылган 500-меңенче пациентка булды.

Шундый ук язылу системасы Казанда һәм Яр Чаллыда эшли, ләкин ул Түбән Камадагы кебек популяр түгел. Автоградта, үрнәк өчен, 2014 елның башыннан андый мөмкинлек белән 200 мең кеше генә файдаланды.
 Яр Чаллы шәһәренең “4 нче шәһәр сырхауханәсе” ДАССОда баш табиб Лилия Хәйруллина сырхауханәгә беркетелгән, акчалата түләүне алыр өчен социаль ярдәм җыелмасыннан (СЯҖ) баш тарткан халык белән очрашты. Чарага шәһәрнең штаттан тыш баш эндокринологы Гүзәл Исхакова, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе белгече Гүзәл Җәмилова, табиб-онколог Булат Хәмидуллин, “4нче шәһәр сырхауханәсенеӊ” табиб-нефрологы Ирина Харитонова чакырылган иделәр. Очрашу күтәренке рухта, ачык диалог формасында узды, очрашу барышында пациентлар социаль ярдәм җыелмасын сайлап алуның ни өчен зарур икәнлеге турында аңлатмаларны гына түгел, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын һәм халыкка медицина хезмәт күрсәтүен яхшырту буенча тәгъдимнәрен кертә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International