Сәламәтлек саклау министрлыгында халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2014 елда Татарстан Республикасының халкына медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча видеоконференция тәртибендә киңәшмә узды. Программа фельдшер-акушерлык пунктларын, табиб амбулаторияләрен, модульле технология буенча патологоанатомик бүлекләрне төзүне һәм фельдшер-акушерлык пунктларында, табиб амбулаторияләрендә, участок хастаханәләрендә һәм сәламәтлек саклауның амбулатор-сырхауханә оешмаларында капиталь ремонт ясауны күздә тота.   Киңәшмәне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р.Фатыйхов уздырды. Видеоконференция эшендә Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының, «Главинвестстрой» ДКОның, «Азнакай Нефтемаш заводы» ААҖнең вәкилләре, Татарстан Республикасы дәвалау оешмаларының, төзелеш оешмаларының җитәкчеләре, шулай ук башкарма комитетларының вәкилләре катнаштылар.

Киңәшмә барышында, бүгенге көнгә, программа уңышлы гамәлгә ашырыла һәм, тулаем алганда, аның үтәлүе якынча 90%ны тәшкил итә, дип билгеләнде. 46 модульле фельдшер-акушерлык пункты Татарстан Республикасының 34 муниципаль оешмасында төзелгән, 241 ФАПта, урта һәм башлангыч мәктәпләрдәге 9 ФАПта, 11 табиб амбулаториясендә һәм Түбән Кама муниципаль районының 1 хастаханәсендә капиталь ремонт ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International