Республика СПИД үзәге «Профилактика һәм инициатива» РҖО белән бергә фельдшер-акушерлык пунктларының хезмәткәрләре өчен укыту семинарлары циклын үткәрә. СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча Федераль фәнни-методик үзәк белгечләре ярдәм күрсәтү системасында ВИЧ-йогышлы пациентларны иртә кертүгә һәм саклап калуга хәзерге заман алымнары турында сөйлиләр.
2018 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлегенә йомгак ясалды. Нәтиҗәләр белән Сез Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында таныша аласыз.
2018 елның 13 ноябрендә Казан дәүләт медицина академиясе җирлегендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Беларусь Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Коллегиясе булачак, анда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Статс-секретарь-урынбасары Дмитрий Костенников һәм Беларусь Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Дмитрий Пиневич катнашачаклар.
Түбән Камада ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман»эшләүче яшьләр иҗатының VI ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау сайлап алу туры тәмамланды.
БРКХдә клиникасы хезмәткәрләрен инглиз теленә укыту буенча дәресләр һәм практикалар циклы башланды.
Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проекты кысаларында тавыш бирүнең алдангы йомгакларын ясадылар.
Республика СПИД үзәге П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә икенче профилактик акцияне уздырды. 2нче уку корпусында көллият студентлары һәм хезмәткәрләре өчен ВИЧ/СПИД профилактикасы темасына ике лекция оештырылды, ВИЧ-йогышына экспресс - тест үткәрү пункты тест алдында һәм аннан соң консультация бирү белән эшләде. Акция вакытында үзенең ВИЧ-статусын 27 кеше белде.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Республика медицина мәгълүмат-аналитик үзәге» ДАССУнең директор вазыйфасына Гайнетдинов Альберт Ренат улы билгеләнде.
БРКХ табиблары Татарстан Республикасы районнарында балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтү чикләрендә медицина тикшерүләренең күчмә циклын дәвам итәләр. Чираттагы тукталыш Лаеш районы Столбище саласында булды. Күчмә бригада, педиатр, невролог һәм кардиолог составында, 40 артык баланы карап тикшерде.
Казан шәһәренең Чехов ур. буенча Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 1 нче номерлы подстанциясендә капиталь ремонт тәмамланды. Бина 1985 елда шәһәрнең Идел буе, Вахитов һәм Совет районнары халкына хезмәт күрсәтү өчен төзелгән. Бүген подстанциядә 161 хезмәткәр эшли, алардан тәүлек буе эшли торган 13 бригада оештырыла. За сутки бригады выезжают на 170-180 вызовов к взрослому и детскому населению. Тәүлек эчендә бригадалар өлкәннәргә һәм балаларга 170-180 чакыру буенча чыгалар. Бригадага уртача тәүлеклек йөкләнеш 13-14 чакыру тәшкил итә.