2018 елның 7 ноябрендә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков гражданнарны бергәләп кабул иттеләр.
Чистай район хастаханәсенең пациентлар комитетын инициативалы төркем оештырды. Ул төркемгә кечкенә пациентларның ата-аналары, территориаль иҗтимагый советлар җитәкчеләре һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре керде.
Алексеевск муниципаль районында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан регионы бүлегенең Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында «Бердәм Россия» көне узды. Аның кысаларында җирле халык өчен медицина ярдәме күрсәтү буенча партия мәйданчыклары, мәктәп белгечләре өчен семинарлар, депутат кабул итүләре һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча дәресләр ачылды.
Иннополис шәһ. Республика клиник хастаханәнең Медицина үзәгендә РКХ җитәкчеләренең Чабаксар шәһәрендә Травматология, ортопедия һәм эндопротезлау федераль үзәгенең баш табибы Николай Николаев белән очрашуы булды. Баш табиб Рафаэль Шәвәлиев һәм Медицина үзәгенең җитәкчесе Айдар Баһаветдинов республика клиникасының травматология-ортопедия бүлекләре мөдирләре белән бергә кунак белән дәвалау реабилитацион ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Җитәкчеләр дәвалау-тернәкләндерү үзәгенең төп юнәлешләре белән таныштылар һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Казанда Хэллоуин бәйрәменә багышланган донор акциясе узды. Донорлар өчен тематик фотозоналы, кабак һәм тәмле ризыклар белән бәйрәм программасы хәзерләнгән иде. «Игелекле Казан» иҗтимагый оешмасы һәм «Донор-Сёрч» Донорлыкны үстерүнең коммерцияле булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе белән берлектә Республика кан үзәге акцияне оештыручылар булып тордылар.
Медицина ярдәмен күрсәтүне яхшырту максатларында Актаныш ҮРХдә гистологик тикшеренүләр кертәләр.
Чүпрәле районының Иске Дуван һәм Яңа Чәке салаларында модульле ФАПлар ачтылар. Объектларның тантаналы ачылуында район башлыгы Марат Гафаров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Фәнис Исхаков, ҮРХ баш табибы Илмас Шиһабетдинов, авыл җирлекләренең башлыклары һәм җирле халык катнаштылар.
Түбән Камада Өченче буын университеты студентларына Сәламәтлек үзәгенең ни өчен кирәклеге һәм анда нинди карап тикшерүләрне түләүсез узарга мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр. Лекцияне ТКҮРКХ 1нче номерлы сырхауханәсенең мөдире Розалия Хәйруллина үткәрде.
14 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең актлар залында «Инсультны булдырма» дигән Пациентлар мәктәбе узачак. Сырхауханәнең һәм КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасының белгечләре инсультны беренчел профилактикалау, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуларын реабилитацияләү һәм икенчел профилактикалау турында сөйләячәкләр, шулай ук авыруның беренче билгеләре барлыкка килгән вакытта гамәлләр алгоритмын билгеләячәкләр.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Алабуга үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы вазыйфасына Сафин Айрат Фәрид улы билгеләнде.