Алабуга ҮРХнең баш табибы вазыйфасына Сафин Айрат Фәрид улы билгеләнде

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Алабуга үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы вазыйфасына Сафин Айрат Фәрид улы билгеләнде.

1980 елның 25 июлендә туган.

 2003 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлады. 2008 елда – ТИСБИ Идарә академиясенең юридик факультетын.

2005-2006 еллар  – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклау үсеше бүлегенең әйдәүче белгече;

2006-2013 еллар  – Татарстан Республикасы буенча Росздравнадзор Идарәсенең Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлегенең әйдәүче белгече, белгече-эксперты, башлыгы;

2013-2015 еллар  – «Ваш Быт» компаниясе директорының урынбасары;

2015-2018 еллар  – Вологда өлкәсе буенча Росздравнадзорның Территориаль органы җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International