Актаныш ҮРХдә гистологик тикшеренүләр кертәләр

2018 елның 2 ноябре, җомга

Медицина ярдәмен күрсәтүне яхшырту максатларында Актаныш ҮРХдә гистологик тикшеренүләр кертәләр.

Гистологик тикшеренүләрне гамәлгә кертү яман шешләрне диагностикалауда, авыруның стадиясен билгеләүдә, Актаныш районы халкының онкология авыруларын иртә ачыклауда тулырак һәм сыйфатлырак эшне башкарырга мөмкинлек бирә. Әгәр гистологик тикшеренүләр кертелгәнче биоматериаллар контракт нигезендә башка учреждениеләргә җибәрелгән һәм пациентлар нәтиҗәләрне берничә атна көтәргә мәҗбүр иделәр булса, хәзерге вакытта Актаныш ҮРХдә бөтен хирургик тыкшынулар учреждение стеналарында гистологик тикшеренүләрне үткәрү өчен биологик материал алу белән уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International