ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында медицина туризмына багышланган киңәшмә узды. Видеоконференция катнашучылары булып Чехия, Үзбәкстан, Кырым, Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Саратов, Казан һәм Түбән Новгород вәкилләре тордылар. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер конференция рәисе булды.   Конференциядә Балалар клиник хастаханәсе вәкилләре –  тышкы үсеш буенча баш табиб урынбасары Алла Гомәрова  һәм ТР ССМ хирургик ярдәм буенча баш табибы урынбасары, баш штаттан тыш балалар хирургы Владимир Филатов катнаштылар.


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Татарстан Республикасының Медицина туризмы» проектын гамәлгә ашыру максатыннан туризм буенча ТР Дәүләт комитеты Рәисе Иванов Сергей Евгений улы, туризм индустриясенең үсеше бүлеге башлыгы Софьина Анастасия Валерий кызы, Әзербайҗан республикасында ТР даими вәкиле Закиров Альфред Фирдаус улы җитәкчелегендә Татарстан туроператорларының вәкилләре  делегациясе Балалар республика клиник хастаханәсендә булдылар.


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Чирмешән районының табиблары «Ирләр сәламәтлеге атнасы» акциясе кысаларында Яңа Чишмә районыннан булган хезмәттәшләреннән эстафетаны алдылар. Шушы акция кысаларында район предприятиеләрендә эшләүче ирләр уролог консультациясен алырга, лекцияне тыңларга, шулай ук артериаль кан басымы дәрәҗәсен үлчәтә һәм ЭКГ ясарга мөмкин иделәр. Моннан тыш, 45 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар ПСАга кан тапшырдылар.


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 6736 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, алардан җәмгыять урыннарына – 1521 чакыру. 1113 тапкыр табиблар бәхетсезлек очракларына чыктылар, алардан юл-транспорт һәлакәтләренә – 41 тапкыр. Әлеге ЮТҺдә 46 кеше зыян күрде, 29 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 14 мәртәбә чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең табиблары 72 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 4922 чакыру башкарылды, алар арасында көчле миокард инфарктына – 45, көчле баш мие кан әйләнешенең бозылуына – 175.

 


13
июль, 2018 ел
җомга

Балалар республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре «Коммуникатив сәләтләрне үстерү, аралашу психологиясе, конфликтлар белән идарә итү» темасына тренингта катнаштылар. Тренинг психолог, бизнес-тренер, коуч һәм арт-терапевт Татьяна Савельева җитәкчелегендә узды.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Гомер юлы» дигән көчле авырулы балаларны коткару хәйрия фондының Президенты Фаина Захарова белән очрашты. Очрашу ТР сәламәтлек саклау Министрлыгында узды.

Чирмешән үзәк район хастаханәсенең хезмәткәрләре, яшьләр бүлеге һәм Үзәк район китапханәсе белән берлектә, «Кояшлы» җәйге сәламәтләндерү лагеренә баруны оештырдылар. Белгечләр лагерьда ял итүче мәктәп укучыларына наркотикларның, тәмәке тартуның һәм алкогольнең зыяны турында сөйләделәр, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча лекция укыдылар.


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллының сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре арасында 18нче «Сәламәтлек» спартакиадасы узды. Спорт ярышлары ТР ССМ  Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең шәһәр профсоюз оешмасы  тарафыннан оештырылдылар. Спартакиаданың төп максаты – медицина хезмәткәрләрен физик культурасы һәм спорт белән систематик шөгыльнүгә җәлеп итү. Шәһәрнең 32 медицина учреждениесенең хезмәткәрләре шундый спорт төрләрендә ярыштылар: канат тарту, бадминтон, җиңел атлетика һәм хатын-кызлар волейболы.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә «Медицинада коррупция. Табиб һәм Пациент» конференциясе узды. Медицина хезмәткәрләре коррупция күренешләре карашыннан табиб һәм пациент үзара мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар, шулай ук шушы мәсьәләнең психологик аспектларын ачыкларга тырыштылар.  Конференциядә тәфсилле докладлар белән ТКҮРКПХнең баш табибы Хәбибулла Әхмәдов, прокурор ярдәмчесе Руслан Гареев, ТКМР Советының коррупциягә каршы көрәш буенча бүлеге башлыгы Илдар Ильясов, медицина психологы Елена Барашкова, шулай ук ТКМР Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова чыгышлар ясадылар.

Татарстанда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссиянең (ТР МК карамагындагы ВАК) чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә ТР МК карамагындагы ВАК әгъзалары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аппаратының хезмәткәрләре катнаштылар. Муниципаль берәмлекләрнең селектор киңәшмәләренең залларында ведомствоара комиссия рәисләре һәм әгъзалары, медицина  бүлеге буенча баш табибларның урынбасарлары, ВИЧ-йогышлы авыручылар белән эш өчен җаваплы белгечләр, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының вәкилләре булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International