20 июньдә Әлмәт онкологик диспансерында Пациент мәктәбе узачак, аның кысаларында табиблар-хирурглар аналык бизенең яман шешен дәвалауның яңа алымнары, шулай ук тернәкләндерү һәм психологик булышлык күрсәтү турында сөйләячәкләр.
Июнь башында Арчада әйдәүче табиблар пульмонологлар, аллергологлар, терапевтлар сулыш органнарының авыруларын дәвалауның көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Вак-төяк эшләрдән зур бәхет җыела – июнь башында «Апас ҮРХ» ДАССУнең хезмәткәрләре баш табиб А.А.Алиуллин җитәкчелегендә хәйрия максаты белән «Обсерватория» Балалар туберкулезга каршы шифаханәсенә килеп киттеләр. Апас үзәк район хастаханәсенең бөтен коллективы исеменнән алар шифаханәгә акчалата сертификат тапшырдылар. Шифаханәнең җитәкчелеге игътибарлыклары һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен табибларга рәхмәт сүзен белдерде.
4 июньдә Казанда «Ривьера» кунакханәсенең конференц-залында «Балалар сәламәтлеге һәм туклануы» дигән V Россия фәнни-гамәли конференциясе узды. Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Казаннан педиатрия, гастроэнтерология һәм диетология өлкәләрендә әйдәүче россия белгечләре Татарстан Республикасының практик табиблары белән санап кителгән медицина өлкәләрендә көнүзәк мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алышу өчен очраштылар.
ММЧ вәкилләре Футбол-2018 буенча Дөнья Чемпионаты госпитальләренең берсенә килеп киттеләр, анда аларга булачак уеннарны медицина хезмәте белән тәэмин итүгә Татарстан сәламәтлек саклавының әзерлеге турында сөйләделәр.
Быел чара унберенче тапкыр үткәрелә. Төрле елларда аның җиңүчеләре сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, ветераннар булдылар. Ел саен җиңүчеләрнең берсе баш приз буларак автомобиль алуы инде традициягә керде. 2018 елның конкурсында биш номинация тәкъдим ителде: «Сәламәтлек саклауның риваяте», «Беренчел буынның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы». «Сәламәтлек саклауның риваяте» номинациясеннән тыш, һәр номинациядә өчәр кандидатура тәкъдим ителәчәк. Быел конкурста катнашу өчен 152 гариза бирелгән иде.
Узган атна белән чагыштырганда, бәхетсезлек очраклары һәм бала табулар исәбенә чакырулар саны 59га кимеде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 4кә, янгыннар буенча – 1гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 18гә, бала табулар буенча – 4кә кимеде. Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча 25кә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 231гә кимеде.
Бәхетле ата-аналар – Анна һәм Станислав балаларга инде исемнәр куштылар: Вера, Надежда һәм Игнат. Соңгы тапкыр Кама балалар медицина үзәгендә өч игезәк баланың тууы 2016 елда теркәлде. Ул чакта елның балалар көнендә, 1 июньдә, чаллы медиклар гаиләсендә өч кыз туды.
Өч игез бала – сирәк күренеш. Елына уртача 6500 бала табыла торган КБМҮ кебек шундый зур медицина үзәгендә соңгы биш ел эчендә 4 өчле игез бала туды. Шул ук вакытта ел саен икеле игез балалар 100әр пар туа.
Республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре «Гомерне коткар – сөяк миенең доноры бул!» хәйрия акциясенә булыштылар һәм Вася Перевощиков исемендәге Сөяк мие донорларының милли регистрын тулыландыруда актив катнаштылар.
Балалар республика клиник хастаханәсендә Халыкара балалар көнен киң колач белән билгеләп үттеләр.
Бөтен көн дәвамында бүлекләрдә балалар өчен күңел ачу программалары, конкурслар үткәрелде, кечкенә пациентларга бүләкләр тапшырылды: курчактан һәм өстәл уеннарыннан башлап яңа модалы квадракоптерларга кадәр.
Конференц-залында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең җиңүчеләре катнашында гала-концерт узды. Балаларны бәйрәм белән Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев котладылар.
Күркәм һәм якты бәйрәм кысаларында клиниканың кунаклары рәсем конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйрәм БРКХ территориясендә аллеяне утырту белән тәмамланды.