ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Ике көнлек конференция берничә медицина өлкәләренә (терапия, кардиология, нефрология, неврология, пульмонология, гастроэнтерология) кагылучы көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышуга багышланган.

Кунакларны ашыгыч пациентларны кабул итү буенча кабул итү-диагностик бүлекнең эше белән таныштырдылар, пациент агымнарын бүлү турында һәм ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү турында сөйләделәр. Аннан соң манипуляцион һәм рентген-кабинетларын, шокка каршы, операцион һәм реанимацион залларны, шулай ук ангиографик операцион бүлмәләрне күрсәттеләр. Аннары делегатларга хастаханәдә телемедицина эшен һәм хастаханәнең башка медицина оешмалары белән үзара бәйләнешен тәкъдим иттеләр.

Мәскәүдә Милли медицина палатасының «Россия сәламәтлек саклавы бүген: мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары» дигән Конгресс эшен тәмамлады. Чара Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә уздырылды. Илнең бөтен регионнарыннан 3 меңнән артык Конгресста катнашучысы аның эшенең өч көн эчендә  30 артык тематик түгәрәк өстәлдә һәм конференциядә катнаштылар. 252 чыгыш тыңналды. Татарстанны Конгресста ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм республика медицина оешмаларының баш табиблары тәкъдим иттеләр.

Татарстанда 7 ноябрьдән башлап 7 декабрьгә кадәр ирләр арасында онкологик авырулар турында халыкка мәгълүмат бирүгә юнәлгән «БороДАбрь» акциясе утә.

Шәһәр халкы өчен профилактик акцияләре иртәгә һәм ял көннәрендә С. Саид-Галиев исемендәге МСда (Казан шәһ., Советская ур., 18) узачаклар. 10 ноябрьдә (җомга) 17 сәг. башлап 19 сәг. кадәр йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча акция узачак. 11 ноябрьдә (шимбә) 13 сәг. башлап 17 сәг. кадәр туберкулезны профилактикалау буенча акция узачак. 12 ноябрьдә (якшәмбе) 13 сәг. башлап 19 сәг. кадәр сөт бизенең яман шешен профилактикалау буенча  акция узачак.

Шушы елда 24 табиб һәм урта медперсоналның 67 вәкиле Әлмәт районының медицина оешмаларын тулыландырды. Ул терапевтлар, педиатрлар, балалар хирурглары, неврологлар, акушерлар-гинекологлар, анестезиологлар-реаниматологлар, травматологлар-ортопедлар, стоматологлар, дерматовенерологлар һәм судмедэкспертлар.


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

М.В. Ломоносов исемендәге МДУ һәм Мәскәүнең Язучылар союзы белән оештырылган «Социаль стратегиянең һәм тактиканың иҗтимагый институты» дигән хәйрия фонды «Панацея»дигән региональ ММЧның VIII Бөтенроссия конкурсы башлануы турында игълан итте.

«Музыкаль юнәлеш», «Вокал-соло» номинацияләрендә хастаханә коллективына Фестиваль дипломы һәм «Бию юнәлеше» номинациясендә жюриның махсус призы  тапшырылды. «Дан минутасы» номинациясендә коллективка III урын бирелде. Оешма медиклары үз сәләтләрен 2017 елның 15–18 ноябрендә узачак финалярымында күрсәтәчәк.

09–10 ноябрьдә Казанда Терапевтлар Евразия ассоциациясенең VI Халыкара конференциясе узачак. Конференциянең төп темасы эчке авырулар клиникасы үсешенең хәзерге заман этабында коморбидность һәм полиморбидность мәсьәләләренең күпкырлылыгы булачак.

Казанда регионара фәнни-гамәли «Клиник фармакологиянең һәм психофармакотерапиянең көнүзәк мәсьәләләре» конференциясе узачак. Конференция клиник фармакология, психиатрия, психотерапия, терапия,  психиатрия-наркология, гомуми табиб практикасы өлкәсендә төрле белгечлек табибларының актив үзара тәэсир итешү өчен  мультидисциплинар мәйданчык булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International