Күргәзмә чикләрендә «Сәламәтлек зонасы» эшли, анда бөтен теләүчеләр үз буен, авырлыгын белә, кан тамырлары системасының яшен, инфаркт һәм инсульт килеп чыгу рискын билгели, артериаль кан басымын үлчи һәм хәттә грипптан прививканы ясата алала.
Федераль льготникларга мөһим карар кабул итәргә 3 көн калды: социаль хезмәт күрсәту җыелмасын (соцпакетны) калдырырга яисә аннан баш тартырга һәм акча алырга. Социаль хезмәт күрсәту җыелмасыннан баш тарту вакытында акчалата компенсациянең күләме 807,94 сум тәшкил итә.
Сырхауханәләр һәм белгечләр эшен яхшыртырга сез безгә ярдәм итә, сезнең хокуларыгызны бозу турында хәбәр итә, аларның эшен оештыруны камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрегезне әйтеп бирә аласыз. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды.
Тренингта корпоратив компетенцияләрнең моделен формалаштыру буенча проект турында фикер алыштылар. Бу проект сәламәтлек саклавында кадрлар сәясәтенең хәзерге заман алымнарын кертүгә, пациентка юнәлдерелгән корпоратив мәдәниятын формалаштыру өчен корпоратив һәм коммуникацион компетенцияләрнең үсешенә юнәлгән.
Казанга эш визиты белән Франциядән делегация килгән. Аның составында әфәнде Мишель Кальмон – «Санте Сервис» генераль директоры, Даниэль Матье – Франция Илчелегенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Марина Валерий кызы Петрова – Россиядә Франция Илчелегенең үсеше буенча эксперт.
Түбән Камада атна ахырына кадәр һәр теләүче, сырхауханәгә бармыйча прививка ясата ала. Шәһәрнең эре сәүдә үзәкләренең территорияләрендә вакцинацияләүнең мобиль пунктлары эшли.
Күргәзмә территориясендә «Сәламәтлек зонасы» урнашачак, анда бөтен теләүче кешеләр артериаль кан басымын үлчи, грипптан прививка ясый, кан тамырларына скрининг тикшеренү уза алалар.
Казанда Югары медицина тенологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә Татарстан Республикасы клиник фармакологларының семинар-киңәшмәсе узды.
2017 елның 18 сентябреннән башлап 24нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7878 чакыру керде.
Җәмәгать урыннарына 1331 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6075– төрле авыруларга, шул санда 183 инсультка һәм 46 инфарктка туры килде.
Онкологларда тикшерүне 60 артык кеше узды. Тикшерү барышында бер кешедә яман шешкә шик ачыкланды.