ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2017 ел
якшәмбе

Ел саен майның өченче якшәмбесендә СПИДтан үлгән кешеләрне искә алалар. Бу, шул санда СПИД белән авыручыларның һәм ВИЧ-йогышны таратучыларның мәсьәләләренә, шулай ук дөньяда шушы авыруны таратуга  дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын тарту өчен уздырыла.


19
май, 2017 ел
җомга

Бүген Казанда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуы белән «Ачык диалог. Татарстан-2020 медицина үзгәрешләренең лидерлары. Барьерлар һәм аларны узу юллары» дигән белем бирү сессиясе үтте.

Бүген Казанда Үзәк стадион территориясендә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуы белән «2017-Казан марафоны» дигән халыкара җиңел атлетика ярышы чикләрендә «Стоп, ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясенә туры китерелгән ачык бәхес узды.

«Сәламәт мәктәп» акциясенә бүген Казан шәһәре Идел буе районының 150нче номерлы мәктәбенең укучылары катнаштылар. Татарстанның балалар сәламәтлек саклавы экспертлары укучылар белән сәламәт яшәү рәвеше турында кызык фактларын тәкъдим итү өчен  һәм сәламәтлек саклауның һәм ныгытуның төп принциплары белән танштыру өчен  очраштылар.

Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә туры китерелгән акцияләр чикләрендә Яр Чаллы шәһ. ВИЧ-йогышын тарату мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын тартырга чакырган күп санлы чаралар узалар.

Бүген бөтен ил буенча «Эшкә велосипедта» акциясе уза. Әлмәт медиклары читтә калмадылар. Велосипедта эшкә Әлмәт ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы Фәйзи Әгъзәмов һәм Әлмәт кан үзәге баш табибы Әсхәт Мортазин килделәр.

Түбән Камада «Стоп, ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәр көненә туры китерелгән акция уза. Ике көн эчендә түләүсез ВИЧ экспресс-тестлауны 100 артык кеше узды. Алар арасында шәһәрнең журналистлары. Тестлауны узганнарның төп күпчелеге – яшь кешеләр. Тестлау йомгаклары буенча ВИЧ-йогышлар ачыкланмады.                                                                                                 

Тәтеш районында «Стоп, ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе чикләрендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә туры китерелгән акция узды.                                                                                            

Фәнни-гамәли «Балалар кардиоревматологиянең көнүзәк мәсьәләләре. Педиатриядә авыр диагноз» дигән конференция Мәскәүнең, Санкт-Петербургның, Пермьнең һәм  Татарстан Республикасы шәһәрләренең әйдәүче белгечләрен берләштерде.

Азнакай шәһ. «Ревматологиянең көнүзәк мәсьәләләре» темасына семинар-киңәшмә булды. Анда республиканың 6 районыннан табиблар-терапевтлар, кардиологлар, неврологлар, травматологлар, фельдшерлар катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International