Яр Чаллыда КРВЙ белән авырулар санын исәпләү атна саен алып барыла, хәзерге моментта көчле респиратор авырулар белән авыруның 2322 очрагы теркәлде, аларның авырып киткәннәрнең күбесе – балалар. Моның турында Яр Чаллыда пресс-конференциядә Яр Чаллы буенча баш штаттан тыш белгеч, эпидемиолог Марина Ходакова белдерде.
Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең онкология бүлеге белгечләре беренче тапкыр күкрәк читлегендә операцияне ясауның альтернатив техникасын – трансцервикаль видеомедиастиноскопияне керттеләр.
3нче Әлмәт шәһәр сырхауханәсендә сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес ашау, остеопорозны профилактикалау темасына «Пациент мәктәбе» булды.
Бүген Казанда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин «Эшмәкәрлек һәм хәкимият: чын күңелдән сөйләшү» проекты чикләрендә медицина эшмәкәрлегенең вәкилләре белән очрашты. Очрашуда 100 артык эшмәкәр катнашты.
Казан ВИЧка түләүсез тикшерү буенча Бөтенроссия акциясенә кушылды. 2016 елның августыннан башлап ноябренә кадәр ВИЧка түләүсез тикшерү буенча акция Россиянең 10 регионында уза.
Бөтендөнья сәламәт ашау көненә багышланган профилактик акция Түбән Кама политехник көллияте студентлары өчен «Медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның хезмәткәрләре уздырдылар., Нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләр кешенең көндәлек рационында булырга тиеш, шулай ук ничек дөрес ашарга кирәк, кайбер ашамлыкларның файдасы йәм зыяны турында үзәкнең психологы Зөльфирә Гыйльфанова сөйләде.
Балаларда стоматологик авыруларның профилактикасына юнәлтелгән «Галиҗанәп теш щеткасы» акциясе бүген Казан шәһ. 24нче номерлы балалар бакчасында узды. Нәстә ашарга файдалы һәм ничек дөрес теш чистартырга – моның турында балалар Казан шәһ. 5нче номерлы стоматология сырхауханәсе хезмәткәрләреннән һәм КДМА (балалар стоматологиясе һәм ортодонтиясе кафедрасы) ординаторларыннан белделәр.
Онкология авырулары белән көрәшү елы чикләрендә стоматология сырхауханәсе хезмәткәрләре халыкка хезмәт күрсәтү «Шәфкать» үзәгендә түләүсез тикшерү буенча акция уздырдылар.
Онкология авырулары белән көрәшү елы чикләрендә ТР ССМның Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе шәһәрдә һәм районнарда яшәүчеләр өчен төрле акцияләр, шулай ук онкоавыруларны профилактикалау буенча очрашулар һәм йөрәкне ничек сәламәт саклау турында белгечләр консультацияләрен үткәрә.
Алабуганың бик өлкәннәр өчен интернат-йортында артериаль кан басымын тикшерүнең мобиль посты оештырылды. Алабуга РҮХнең медицина профилактикасы кабинетының белгечләре пенсионерларга артериаль кан басымын үлчәделәр, аларның 12дә күтәренке артериаль кан басымы билгеләнде.