ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Беркетелгән районнар белән, ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү станциясе персоналлары белән белем бирү эшен үткәрү кичектергесез кардиология патологиясе булган пациентларга югары дәрәҗәдәге квалификацияле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә һәм йөрәк-кан авыруларыннан үлүчеләр санын киметә. Истә тоту мөһим: көчле миокард инфарктын дәвалауда һәр минут мөһим һәм күкрәк читлегендә авырту синдромы килеп чыкканда кичектермичә ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.
Чикләнгән мөмкинлекле балалар өчен балалар сырхауханәсендә бәйрәм үткәрү игелекле гадәткә керде. Егорова Ю. В.җитәкчелегендә “Жизнь” (“Тормыш”) иреклеләр үзәге коллективы балалар өчен сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте. Сюрпризсыз да калмады. Балаларга бәйрәмдә бүләкләр дә бирделәр.

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Декабрьнең бересеннән бишенә кадәр Познань (Польша) шәһәрендә буыннар артроскопиясе белән шөгыльләнүче травматология белгечләре өчен белем арттыра торган курс узды. Владивосток, Санкт-Петербург, Осетия табибларыннан башка, уку циклын Казан шәһәренең “7нче Шәһәр клиник хастаханәсе” ДАССОның табиб-травматолог Р. Р. Афлетунов та үтте. Бөтен Россиядән нибары 4 кенә кешенең буын артроскопиясе өлкәсендә әйдәүче белгечләрдә өйрәнү мөмкинлеге булды.
“Зәй шикәре” (Заинский сахар) Ачык Акционерлар җәмгыятендә зыян күрүчеләрне, табиблар тырышлыгына карамастан, коткарып булмады. Искә төшерәбез, 5нче декабрьдә Зәй шәһәрендә “Зәй шикәре” (Заинский сахар) Ачык Акционерлар җәмгыяте производствосында һәлакәт килеп чыкты, 3 эшче сүндерелгән известь кайнар катнашмасы белән пештеләр. Пешү урыны 100 процентны тәшкил итте.
Үткән атна белән чагыштырып караганда, һәлакәтләр һәм бала табу саннары хисабына чакыру саннары 54кә артты. Мөрәҗәгать итү саннары артты: юл транспорт һәлакәтләре буенча - 34кә, көчле миокард инфаркты буенча - 15кә, бала табу сәбәпле - 18гә.
Диспансеризация чикләрендә Казан шәһәренең “18нче шәһәр сырхауханәсе” ДАССОның “Сәламәтлек үзәге” нигезендә Казан дәүләт медицина университеты ветераннарына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга скрининг-тикшерүләр уздырылды.
Казанда травматология, нейротравматология һәм ортопедия буенча фәнни-гамәли конференция узды. Анда Казанның, Мәскәүнең һәм Екатеринбургның медицина һәм фәнни-гамәли травматология үзәкләренең әйдәүче белгечләре, травматолог-ортопедлар, медицина фәннәре кандидатлары һәм докторлары катнашты. Чара Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Республика клиник хастаханәсе ярдәмендә оештырылды.

5
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында II Республика балаларны тәрбиягә алучы ата-аналар форумы узды. Республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин форум эшендә катнашты.
Чара барышында балаларны тәрбиягә алырга карар иткән гаиләләрнең сораулары һәм проблемалары буенча фикер алышынды. Үзенең чыгышында министр бу юнәлешнең мөһим икәнен билгеләде.
Якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә, балалар сырхауханәсе эшләмәгәндә, балаларга ашыгыч медицина ярдәме турыдан-туры ашыгыч ярдәм подстанциясендә (филиалында) күрсәтелергә мөмкин, стационар хастаханә ярдәме тәүлек буена атнаның бөтен көннәрендә күрсәтелә, моннан тыш, балаларга кирәк булса, хастаханәнең кабул итү бүлегендә хастаханә табибы белән амбулатория ярдәме дә күрсәтелергә мөмкин.
Бүген дөньяның күп илләрендә Халыкара иреклеләр көнен бәйрәм итәләр. Бу бәйрәмнең икенче исеме - волонтерлар көне.
Волонтерлар башкалар кебек шундый ук кешеләр, тик алар өчен чит кайгы һәм авырту юк. Казан диагностика медицина үзәгендә “Светлячок” мәктәпкәчә үсеш үзәге психологлары, хастаханә клоуннары командасы, “Артист” анимация агентлыгы, Шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сарае, Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International