ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2014 ел
җомга

Бүген Яшел Үзән районында, Әйшә–Яшел Үзән автоюлында, ЮТҺ булды. Вахта ПАЗ машинасының кюветка йөзтүбән каплану нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Яшел Үзән РҮХнә тапшырылдылар. Алардан 5 кеше хастаханәгә урнаштырылды, тагын зыян күргән 1 кеше госпитализациядән баш тартты, ул амбулатор дәвалауга җибәрелде. ЮТҺ урынына Яшел Үзән АМЯСнең 2 фельдшер бригадасы чыкты.

Мәскәүдә ревматология өлкәсендә Экспертлар советы киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә 7нче Казан шәһәре клиник хастаханәсенең Ревматология бүлеге мөдире Р. Г. Мухина һәм бүлекнең шәфкать туташы Г. Р. Гафурова катнаштылар.
Казан дәүләт медицина университетында дәвалау һәм педиатрия факультетының 6нчы курс бүлеге студентларының Татарстан Республикасының 76 медицина оешмаларының җитәкчеләре белән очрашуы булды.

Республика медицина профилактикасы үзәге һәм 16нчы шәһәр клиник хастаханәсе карамагындагы Сәламәтлек үзәге белгечләре Республика сукырлар өчен махсус библиотекада Халыкара гарипләр көненә багышланган акция уздырдылар.

Катнашучылар арасында күрү сәләте чикләнгән мөмкинлекле кешеләр күп булды.

4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
4 декабрьдә 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең стеналарында Санкт-Петербург шәһ. сәламәлек саклау белгечләре булып киттеләр: В.О. Атласов –  «9нчы Бала табу йорты» ДССОның баш табибы, М.Ф. Ипполитова –  Санкт-Петербург Хөкүмәтенең Сәламәтлек саклау комитетының әйдәүче белгече.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәте өлкәсенең мәсьәләләре буенча гражданнарның күп санлы мөрәҗәгать итүләре аркасында Татарстан Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә гариза бирүчеләрне чакыру белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Министрлар кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыклары идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин һәм башкалар катнаштылар.

Сербия сәламәтлек саклау министры урынбасары Гордан Йелич Татарстан башкаласына 2 декабрьдә килде. 3 декабрьдә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең инновацион эшчәнлеге буенча директор урынбасары Гөлнара Фәррахова озатуында Татарстанның һәм Казанның стратегик дәвалау оешмаларын күрде: ТР ССМ Республика кан үзәген, РКДҮген, ТР ССМ РКХсен, Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен, ТР ССМ БРКХсен, «Медицина фәне үзәге» Инжиниринг үзәген.


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Форум эшендә Идель буе федераль округының 200 артык балалар оешмаларының җитәкчесе, Россия Федерациясенең һәм чит илләрдән педиатрия өлкәсендәге әйдәүче эксперты катнаша.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге Бөтенроссия һөнәри осталык-2014 конкурсында җиңүче булды. Мәскәүдә VII Бөтенроссия Кан хезмәте форумы чикләрендә конкурс йомгакларын ясадылар.

«РМПҮ» ДАССОсы белән Универсиада Авылында студентларга һәм хезмәткәрләргәкомплекслы скрининг-тикшерү үткәрелде. 2 атна эчендә 370 кеше тикшерүне үтте, алар арасында 104 кеше (28%) сәламәт. Бөтенесе 302 хатын-кыз (217дә – риск факторлары) һәм 68 ир (49да – риск факторлары) тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International