Бүген Яшел Үзән районында, Әйшә–Яшел Үзән автоюлында, ЮТҺ булды.
Вахта ПАЗ машинасының кюветка йөзтүбән каплану нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Яшел Үзән РҮХнә тапшырылдылар. Алардан 5 кеше хастаханәгә урнаштырылды, тагын зыян күргән 1 кеше госпитализациядән баш тартты, ул амбулатор дәвалауга җибәрелде. ЮТҺ урынына Яшел Үзән АМЯСнең 2 фельдшер бригадасы чыкты.