Санкт-Петербург Хөкүмәтенең Сәламәтлек саклау комитеты белгечләре Казанның Ашыгыч медицина ярдәме үзәгенә бардылар

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

4 декабрьдә 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең стеналарында Санкт-Петербург шәһ. сәламәлек саклау белгечләре булып киттеләр: В.О. Атласов –  «9нчы Бала табу йорты» ДССОның баш табибы, М.Ф. Ипполитова –  Санкт-Петербург Хөкүмәтенең Сәламәтлек саклау комитетының әйдәүче белгече. Делегацияне ТР ССМның Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары А.А. Малова озата барды. Кунакларны баш табибның гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары А.В. Кочнев һәм баш табибның хирургия буенча урынбасары Ф.Ш. Галәутдинов каршы алдылар. Кунакларга кабул итү-диагностика бүлегенең эшен оештыруны, кан тамырлары үзәген, операцион бүлекне, шулай ук анестезиология һәм реанимация бүлеген күрсәттеләр.

Делегатлар оештыруның югары дәрәҗәсен, табиблар эше өчен дә, пациентлар тору өчен дә тудырылган шартларның сыйфатын, иң хәзерге заман җиһазлар белән хастаханәнең җиһазландыруын билгеләделәр.

Дәвалау оешмасының төп терминалыннан башка, кунаклар 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең 1нче номерлы Бала табу йортының эшен оештыру бәлән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International