Сербия сәламәтлек саклау министры урынбасары Гордан Йелич Татарстан башкаласына 2 декабрьдә килде. 3 декабрьдә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең инновацион эшчәнлеге буенча директор урынбасары Гөлнара Фәррахова озатуында Татарстанның һәм Казанның стратегик дәвалау оешмаларын күрде: ТР ССМ Республика кан үзәген, РКДҮген, ТР ССМ РКХсен, Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен, ТР ССМ БРКХсен, «Медицина фәне үзәге» Инжиниринг үзәген.
7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе – Ашыгыч медицина үзәге буенча экскурсияне дәвалау оешмасының баш табибы Марат Садыйков уздырды. Кунакларга ул кабул итү бүлегендә авыручыларны күчерү логистикасына кертелгән принциплар турында, ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен кулланучы диагностиканың һәм дәвалауның хәзерге заман алымнары турында, булган җиһазларның мөмкинлекләре һәм һәр көнне ясый торган операцияләр саны турында сөйләде. Кунакларны хирургия стационары эшенең интенсивлыгы гаҗәпләндерде – көн саен хастаханәнең хирурглары 60(!) планлы операция ясыйлар, аннан башка Казанның 4 районына атнасына 7 көн, тәүлек буена сузыла торган ашыгыч ярдәм күрсәтәләр. Кунакларга операция блогын, анестезиология һәм реанимация бүлеген, вертолет мәйданчыгын күрсәттеләр. Гордан Йеличка пациентлар өчен тудырылган шартлар да, һәм, аеруча, ике гыйбәдәт бүлмәсе: мөселман һәм православие диннәре өчен – тәэсир итте. Ахырдан кунакларга хастаханә турында ролик тәкъдим ителде.