Сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәте өлкәсенең мәсьәләләре буенча гражданнарның күп санлы мөрәҗәгать итүләре аркасында Татарстан Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә гариза бирүчеләрне чакыру белән киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә шулай ук ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Министрлар кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыклары идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин һәм башкалар катнаштылар.
Казандагы Окольная урамында район йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт уздыру буенча мөрәҗәгать итү – беренче сорау булды. Бу медицина оешмасы Казанда һәм республиканың 27 муниципаль районында торучы йогышлы патология белән авыручы балаларга (0 яшьтән башлап 15 яшькә кадәр) махсуслаштырылган ярдәм күрсәтә. Хастаханә урнашкан бина 1968 елда төзелгән һәм капиталь ремонт таләп итә. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин капремонт өчен смета әзер дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Казандагы Окольная ур. район йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт мәсьәләсен карарга, бөтен кирәкле документацияне хәзерләргә, акчалар табырга һәм иң якын вакытта эшләрне башларга йөкләмә бирде.
Икенче гариза буенча Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне тикшерергә һәм ми параличы булган балаларны реабилитацияләү өчен, йөрү күнекмәләрен төзәтү өчен файдалана торган «Локомат» исемле роботлаштырылган реабилитацион комплексны Татарстан Республикасына сатып алу өчен сайларга йөкләмә бирде.
Видеоконференция элемтәсе тәртибендә Кукмара районыннан гариза бирүче Кукмара районы үзәк хастаханәсе мохтаҗлыгы өчен күчмә УТТ аппаратын сатып алу мөмкинлеген тикшерергә сорау белән мөрәҗәгать итте. Аппаратны сатып алуы алдан каралган, аны алып китерүе киләчәк елның беренче кварталында мөмкин булачак, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.
Татарстан Президенты сатып алуга тендер уздыруны тизләтергә һәм район хастаханәсен күчмә УТТ аппараты белән иң якын вакытта тәэмин итәргә йөкләмә бирде.
Соңгысы булып Сарман районында модульле фельдшер-акушерлык пунктын (ФАПны) төзү турында мәсьәлә каралды.
Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча ФАП төзелеше 2015 елның программасына кертеләчәк.