Методика патентланган һәм практикага кертү бер елдан соң булырга мөмкин.
Зәй үзәк район хастаханәсендә район башлыгы Рәзиф Кәримовның хезмәт коллективы белән очрашуы булды. Очрашуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галиев катнашты.
Яңа Чишмә районы Екатерина бистәсендә яңа ФАП ачылды. Заманча модульле бина авылда «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Алексеевск районының үзәк хастаханәсендә булды. Анда поликлиниканы һәм үзәк район хастаханәсенең клиник-диагностик сырхауханәсен капиталь ремонтлау тәмамланып килә.
Кукмара РҮХ поликлиникасында РКТ (рентген компьютер томографы) кабинеты әзер. Тиздән җиһазлар китерелер дип көтелә. Аппарат «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында алына.
Медицина учреждениесенә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына кертелгән «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»федераль программасы буенча сатып алынган рентген компьютер томографы кайтарылачак.
Теләче районы халкы "Кан биреп – кеше гомерен саклап каласың!" акциясендә катнашты. Районда Донор көне оештырылды. Канны 68 кеше тапшырды, кан банкы 32 литр донор канына тулыланды.
Түбән Кама район хастаханәсе баш табибы Марс Мостафин, шәһәрнең баш эпидемиологы Елена Пискарева һәм баш табибның медицина өлеше буенча урынбасары Рөстәм Сәйфуллин бер үк вакытта covid-19 һәм грипптан прививка ясадылар.
Кукмара үзәк район хастаханәсендә Иске маммограф урынына яңа мамфрлы маммограф урнаштырылган. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»федераль программасы буенча сатып алынган.
2022 елның августында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе лицензия алырга теләүчеләргә һәм лицензиатларга карата 110 планнан тыш бәя бирде, алар арасында 82се кече һәм урта бизнес субъектларына карата лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза биргән.