Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев COVID-19 коронавирус йогышы пандемиясе чорында кан донорлыгын үстерүгә керткән өлеше өчен «СоУчастие» Бөтенроссия премиясенең махсус призын алды. Ә Донор Сёрч донор акцияләренең даими катнашучылары һәм «Волонтерлар медиклар» «СоУчастие» премиясе призерлары булдылар.
«СоУчастие»кан донорлыгын үстерүгә өлеш керткән өчен Бөтенроссия Премиясе конкурсы тугызынчы тапкыр үткәрелщ. Премия 2010 елда сәламәтлек саклауны үстерү милли фонды һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы каршындагы кан донорлыгы буенча Координацион үзәк (хәзер – совет) тарафыннан гамәлгә куелды.