ТР сәламәтлек саклау министрлыгында Рәис Чыңгыз Мәхмүтов җитәкчелегендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булды.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктын, яңартылган хатын-кызлар консультациясен һәм сырхауханәне капиталь ремонттан соң Актаныш районында ачтылар.
Әлмәттә Радищев урамындагы психоневрология диспансерында, Совет урамындагы туберкулезга каршы диспансерда һәм Түбән Мактамадагы наркология диспансерында капиталь ремонт үткәрелде.
Чистай шәһәренең Водниклар микрорайонында яңа хатын-кызлар консультациясе ачылды.
Яңа ел алдыннан Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы травматология бүлегендә бәйрәм концерты булды. Пациентлар һәм клиника хезмәткәрләре өчен Александр Федотов җитәкчелегендәге «Добро» казаклар ансамбле чыгыш ясады.
Республика клиник онкология диспансерының белгечләре Түбән Кама табиблары белән паллиатив ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
НҮРКПХнең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләре балалар шәһәр хастаханәсе стационарында дәваланучы балаларга Яңа ел бүләген ясадылар.
Яр Чаллы медицина көллиятенең волонтер-студентлары балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә «Яңа ел могҗизасы» хәйрия фестивале узды.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлегенә багышланган йомгаклау пресс-конференциясендә масса-күләм мәгълүмат чараларының (ММЧ) вәкилләре арасында «Ирләр сәламәтлеге елы» темасына республика конкурсына йомгак ясадылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков ел саен үткәрелә торган традицион йомгаклау пресс-конференциясендә масса-күләм мәгълүмат чараларының вәкилләре белән очрашты. Очрашу «Азино» балалар сырхауханәсе бинасында узды.