ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

Быел ТКҮРКПХ сырхауханәләрендә 33 мең кеше диспансерлаштыруны үтәргә тиеш. 14 меңгә якын пациент карап тикшерүгә инде килделәр, әмма бөтенесе дә диспансерлаштыруны тәмамламаган. 143 пациентта инде яңа шешләр ачыкланган. Халыкның үз сәламәтлегенә мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк, авыру дәвалауга авырлык белән бирешкән чакта гына мөрәҗәгать итү гадәтен бетерергә кирәк дип, табиблар чакыралар. Исегезгә төшерәбез, әгәр диспансерлаштыруның беренче этабын узу барышында проблемалар ачыкланса, кан басымы югары булу, югары холестерин дәрәҗәсе, артык гәүдә авырлыгы, баш миенең кан әйләнеше бозылуның куркынычы булса, пациентны өстәмә карап тикшерүгә җибәрәләр.

Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә хезмәтне саклауның көнүзәк мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары» конференциясе узды. Конференциядә медицина оешмаларының хезмәтне саклау хезмәтләренең белгечләре һәм җитәкчеләре катнаштылар.


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан ветераннарга өстәмә медицина карап тикшерүләре үткәрелә. Контрольдә – дарулар белән тәэмин итү. Республика һәм территориаль планнарга туры китереп, истәлекле, мәдәни-масса-күләм һәм спорт чараларының медицина озатуына аерым игътибар бирелә.

Талпаннар авыр вируслы авыруларны – талпан энцефалитын һәм талпан иксод боррелиозын (Лайм авыруын) йоктыручылар булып саналалар. 

2018 елның 23 апреленнән башлап 29на кадәр чор эчендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7713 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1198 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6002 – төрле авыруларга туры килде, аларның 219 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 78 инфаркт.


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Урыссуда «Сәламәтлек-2018» Республика Спартакиадасының зональ ярышлары үтте. Чарада биш сәламәтлек саклау учреждениесенең: Актаныш, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Ютазы хастаханәләренең командалары катнаштылар. Барлыгы «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексының стадионында 400дән артык спортчы һәм җанатар җыелды.

Бүген «Чистай ҮРХ» ДАССУнең бала тудыру йортында «Бала тудыру йортлары буенча марафон» узды. Проектның максаты - йөкле хатын кызларны бала тудыру йортлары, перинаталь үзәкләр белән таныштыру, бала тудыру йортының һәм бәбиләгәннәр бүлегенең эшен күрсәтү.

13–15 майда Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә V Халыкара маммопластика мәктәбе узачак. Республика башкаласына Россиянең 30 регионнан һәм БДБ иленнән 450 белгеч – пластик хирурглар, онкологлар, маммологлар, микрохирурглар җыелачаклар. Операция бүлмәсеннән реаль вакыт режимында сөт бизенең реконструктив-пластик һәм эстетик хирургиясе буенча күрсәтмә операцияләр, уку операция бүлмәләрендә практик дәресләр, бу юнәлештә чит ил һәм россия экспертлары үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашкан интерактив лекцияләр сериясе һәм башка күп нәрсәләр узачаклар.

28 апрель Россиядә Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең туган көне булып санала. Бу әлегә рәсми бәйрәм булмаса да, медицина хезмәткәрләренең һәм кайбер интернет һәм социаль челтәрләр кулланучыларының активлыгы бу көнне һөнәри бәйрәм – Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең көне –  итүгә юнәлдерелгән.

Казан медицина көллиятендә «Иң яхшы урта медицина һәм фармацевтика белемле белгеч 2018» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының Республика этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International