ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Очрашу чикләрендә патриотик тәрбияләү һәм Татарстан Республикасы студентларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Шулай ук Эльбрус тавы түбәсендә урнаштырылган Казан дәүләт медицина университетының флагын ректор Алексей Созиновка тапшыруның тантаналы церемониясе булачак.

2017 елның 6 октябрендә Казанда фәнни-гамәли «Сәламәтлек архитектурасында хәзерге заман инженер системалары» конференциясе (Modern Engeneering Systems, MES) булачак. Ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы булышлыкларында Регионара клиник-диагностик үзәк һәм «КАЗАНЬ ЭКСПО» белән оештырылды.

2017 елның 3 октябрендә Казан дәүләт медицина университетында патриотик тәрбияләү өлкәсендә укучылар белән хәзерге заман эш методикаларын эшләү һәм кертү мәсьәләсе буенча Бөтенроссия киңәшмә узачак.

Спорт хәзерләү системасы оештыру, фәнни-методик һәм медик-биологик характеры буенча мәсьәләләрнең киң өлкәсенә кагыла. Беренче чиратта Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыкның һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының килешеп эшләгән эшләре кирәк.

2017 елның 25 сентябреннән башлап 25 октябренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7733 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1183 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6019– төрле авыруларга, шул санда 167 инсультка һәм 35 инфарктка туры килде.

Ел саен октябрьнең беренче дүшәмбесендә күп илләрдә Халыкара табиблар көне (International Doctor’s Day) билгеләнә. Ул бөтен дөнья табибларының бердәмлеге һәм актив гамәлләре көне дип санала.


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Хастаханәнең кардиологлары кабул итүгә килгән бөтен пациентлар «Әгәр йөрәк борчый» дигән сораштыру кәгазен тутыра алалар. Анда пациентлар үз сизүләрен, кабул ителә торган препаратларны, узган тикшерүләрне һәм анализ нәтиҗәләрен язып бирә алалар.

Әлмәт шәһәр стоматология сырхауханәсендә Халыкара өлкән кешеләр көне алдында күптәнге традиция буенча медицина оешмасын торгызуга зур өлеш керткән сәламәтлек саклау ветераннары җыелдылар.

Бүген 21нче шәһәр сырхауханәсе медиклары өчен медицина оешмасында команда оештыру буенча треннинг узды. Фикер алышу, реаль очракларны карау процессында, хезмәткәрләр коммуникатив сәләтләрен һәм пациентларга һәм коллегаларына лояль мөнәсәбәт үстерделәр.

«Балалар сәламәтлеге һәм туклануы» бөтенроссия конференциясендә  медиклар туклану мәсьәләләре турында фикер алышалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International