Укуда хәтер бозылу сәбәпләрен, деменция белән пациентның ихтыяҗларын, деменция белән пациент өчен тирә-юньне оештыру мәсьәләләрен, деменция белән авыручының куркынычсызлыгын, шулай ук деменция белән җәфаланучы пациент белән аралашуны һәм шушы авыру белән авыручының авыр тәртибенә тәэсирләнүне карап тикшерәчәкләр.
Бу көнне табиблар нинди куркынычны грипп үзендә алып бара һәм ел саен прививкалар ясау нигә мөхим дип җентекләп сөйлиячәкләр. Бәйрәмдә казанлыларны күңел ачу программасы, викториналар һәм уеннар көтәләр. Бәйрәм чикләрендә балалар һәм өлкәннәр гриппка каршы прививка ясый алачаклар. Шулай ук табиблар-педиатрлар кабул итүләре оештырылачак.
Иннополиста республиканың иң яшь шәһәрендә торучылар өчен «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау яки миокард инфарктына ничек үзеңне җиткерергә» темасына лекция узды. Уку Бөтендөнья йөрәк көненә туры китерелгән.
Чараның төп максаты – тәҗрибә белән алмашу, инновацион технологияләрен кертү, медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын камилләштерү һәм оториноларингология өлкәсендә белемнәрне тагын да камилләштерү.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин автомобильдән баш тартты һәм эшкә велосипедта килде. Шулай итеп, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының башлыгы Бөтендөнья автомобильсез көненә булышлык күрсәтте. Сүз уңае белән әйткәндә, Адел Вафин велосипедта тәртипле рәвештә йөри һәм спортны ярата.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 15 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы бишенче чакырылышының утыз беренче утырышы кысаларында ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Киңәшмәдә республиканың кан тамырлары үзәкләренең 8 айлык эшенә нәтиҗә ясадылар, баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авыруларга нейрохирургия ярдәмен күрсәтү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе “Лениногорск районы үзәк хастаханәсе”нең беренчел кан тамырлары үзәге белән Дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе “Азнакай районы үзәк хастаханәсе”нең үзара бәйләнешен оештыру турында фикер алыштылар.
Казанда ТР терапевтларының IV съезды ачылды. Съезд программасында терапия ярдәмен күрсәтүне камилләштерү, амбулатор-поликлиника ярдәмен үстерү һәм модернизацияләү, эчке орган авыруларын диагностикалау һәм дәвалау кебек сораулар каралачак.
Федераль льготачыларга мөһим карар кыларга 8 көн калды: иҗтимагый хезмәтләр җыелмасын (икенче төрле әйткәндә соцпакетны) калдырырга яки аннан баш тартып акчалата алырга. Иҗтимагый хезмәт җыелмасыннан баш тарткан очракта акчалата компенсациянең суммасы 807 сум 94 тиен тәшкил итә.