ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Камада корпоратив компетенцияләре моделе проектын формалаштыру буенча фикер алышачаклар. Проект медицина учреждениесе персоналы белән эшләү инструменты булып хезмәт итәчәк һәм республиканың медицина хезмәткәрләре потенциалын үстерү нигезе булачак.

Түбән Кама үзәк районы күппрофильле хастаханәсендә, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын кичергән авыруларны яңабаштан нинди күнегүләргә өйрәтергә туры килгәнен, студентларга сөйләделәр.

Казан шәһәрендә тантаналы рәвештә Татарстан республикасы терапевтларының IV съездын ачтылар. Алдагы, III съезд, 2008 елда узган. Съезд үткәрү көннәрендә фәнни программаның online-трансляциясен сайтта карарга мөмкин.

Очрашу барышында шикәр диабеты белән интегүче балаларны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре, сәламәтләндерү мөмкинлекләре программалары һәм спорт белән шөгыльләнү, республика районнарында реабилитация юнәлешләренең үсеше турында фикер алыштылар.

 


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министры Боерыгы белән Дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Аксубай районы үзәк хастаханәсе баш табибы вазыйфасына Әхмәтшин Рөстәм Рәис улы билгеләнде.

 

Бүген Түбән Камада Түбән Кама районы Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова катнашында Түбән Кама сәламәтлек саклау ветераннарының отчет конференциясе узды. Конференциядә медицина тарихы үсешенә шактый зур өлеш кертүчеләр турында сөйләделәр.

Мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашуда барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр, медицина университетында кабул итү һәм укыту кагыйдәләре, Бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) - 2018 кампаниясе үзенчәлекләре, 9-11 нче сыйныф укучылары өчен югары уку йортына әзерләү бүлеге формалары турында сөйләячәкләр.

Шикәр диабеты - инсулин гормоны секрециясе, аның эшчәнлеге аерым-аерым яки берьюлы бозылу нәтиҗәсендә хроник гипергликемиягә китерүче метаболизм (матдәләр һәм энергия алмашы) авырулары төркеме. Шикәр диабеты белән бәйле хроник гипергликемия очрагында төрле әгъзалар, аеруча күзләр, бөерләр, нерв күзәнәкләре, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеге бозыла.

Мастер-класста белгечләр тәкъдим иткән ысул үзәк кан тамырлары пункцияләрен һәм катетеризацияләрен башкарганда өзлегүләр санын киметү, шулай ук эре нерв кәүсәләре һәм үрелмәләренә төгәл юнәлдерелгән анестезия ясау мөмкинлеге бирә.


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сорау алулар башланды. Сорау алу авыр булмаган 15 сораудан тора. Алар безгә сырхауханәләрнең һәм белгечләрнең эшләрен яхшыртырга булышачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International