Федераль льготачыларга мөһим карар кыларга 10 көн калды: иҗтимагый хезмәтләр җыелмасын (икенче төрле әйткәндә соцпакетны) калдырырга яки аннан баш тартып акчалата алырга. Иҗтимагый хезмәт җыелмасыннан баш тарткан очракта акчалата компенсациянең суммасы 807 сум 94 тиен тәшкил итә.
Дәресләрдә хәтер бозылу сәбәпләре, деменция белән интегүче пациентларның ихтыяҗлары, деменция белән интегүче пациентлар өчен уңайлы шартлар тудыру, деменция белән интегүче авыруларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, төп медицина чаралары, шулай ук деменция белән интегүче пациентлар белән аралашу юллары һәм үз-үзләрен тотышларын аңлы рәвештә кабул итү мәсьәләләре хәл ителәчәк. Шулай ук инвалидлык һәм эшкә яраксызлыкны рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләячәкләр.
Яңа аппарат эш процессын җиңеләйтә һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрә, шулай ук пациент өчен тикшерүне беркадәр уңайлы эшләргә мөмкинлек бирә. Ул яхшы сыйфатлы сүрәтләрне һәм бик дөрес диагностик күрсәтүе белән аерылып тора. Сканер корсак куышлыгын, скелет-мускул системасын, зур булмаган анатомик өлешләрен, сөт бизләрен, йөрәк-кан системасын һәм башка зоналарны тикшерү мөмкинлеген бирә.
Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар телефоны», шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында интернет-кабул итү бүлеге «Гражданнар мөрәҗәгате» эшли.
Бәйрәмдә күңел ачу программасы, викториналар, төрле кызыклы уеннар көтә. Бәйрәм кысаларында балалар гриппка каршы прививка ясата алалар.
Түбән Кама уку йортларында укучыларның ата-аналар җыелышы уздырыла. Анда медицина хезмәткәрләре вакцина белән прививка ясау өстенлекләре турында сөйлиләр, шулай ук ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.
Крупина исемендәге Казан медицина университетының хирургия клиникасы колопроктология бүлегендә пациентка бала тудырганнан соң җиңсә һәм туры эчәк тышчасы җәрәхәтләнүе нәтиҗәсендә - ректо-вагиналь бүлгесенә яңа төр пластик операция ясаганнар.
Татарстанның медицина белгечләре “Милләт кроссында” катнаштылар. “Милләт кроссы” стартына чыгучылар арасында Әлмәт сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, Түбән Кама күппрофильле үзәк район хастаханәсе һәм Зәй үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре булдылар.
2017 нче ел ахырына кадәр, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча укырга 40 табиб җибәреләчәк. Халыкара стандартлар буенча барлыгы меңнән артык медицина белгечләре укытылачак.
Республика балалар клиник хастаханәсендә “Иң яхшысы - балаларга” дигән хәйрия чара узды. Кунаклар алдында “Тыныч йокы, нәниләр” популяр балалар тапшыруында Хрюша, Степашка һәм Филя чыгыш ясадылар. Казанга концертка катнашырга россия телевидениесе йолдызлары: телевидениене алып баручы Татьяна Веденеева, “Кичке әкият” тапшыруында Хрюшаны тавышлыландырган, Россиянең атказанган артисты Андрей Удалов килделәр.