11 сентябрьдән алып 17 сентябрьгә кадәр Казанның ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү станциясенә 7878 чакыру килеп ирешкән. Җәмәгать урыннарына 1373 чакыру килгән. Иң күп чакыруларның саны - 6154 - төрле авыруларга, шул исәптән, 188- инсульт һәм 27-инфаркт очрагына туры килгән.
Бүген Казанда бөтенроссия йөгерү көне “Милләт кроссы - 2017” уза. 1 км озынлыктагы массакүләм йөгерү 20 меңнән артык төрле яшьтәге һәм төрле дәрәҗәдә спорт әзерлеге булган катнашучыларны җыйды. Катнашучылар 1, 2, 4, 6, 8 км арага йөгерүне җиңеп чыктылар. Йөгерүләр Үзәк стадион һәм цирк янәшәсендә урнашкан мәйданда узды.
Бүген Казанда 559 кеше метро станцияләре янындагы махсуслаштырылган мобиль вакцинацияләштерү пунктларында гриппка каршы прививка ясаттылар. Шәһәрлеләрнең күп өлеше “Кәҗә бистәсе” (167 кеше) һәм “Җиңү проспекты” (151 кеше) метро станцияләре янындагы пунктта прививка ясаттылар.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, планетаның һәр дүртенче кешесендә тромбоз очрагы булу мөмкин. Аерым хәлләрдә, кешеләр үзләре 50% үлем очрагы белән тәмамлана торган тромбоэмболиянең килеп чыгуына сәбәпче булалар.
ТР Сәламәтлек саклау министры Боерыгы белән Дәүләт автономия сәламәтлек саклау учреждениесенең Казан шәһәре “21 нче номерлы сырхауханәсе” баш табибы вазыйфасына Зыятдинов Айрат Илгизәр улы билгеләнде.
Татарстан башкаласында метродан ерак китмичә грипптан сакланып калырга мөмкин. Бүгенге көннән метро станциясе янәшәсендә мобиль вакцинацияләштерү пунктлары үзләренең эшләрен башлап җибәрделәр. Прививканы санаулы минутлар эчендә ясыйлар. Россия паспорты һәм мәҗбүри медицина страховкалау полисы документлары гына кирәк була.
“Азино” балалар сырхауханәсе сырхауханәдә сыйфат белән идарә итү инструментларын кертүгә багышланган Россия сәламәтлекне саклау күзәтчелегенең “Заманча балалар сырхауханәсе - һәр кешене кайгырту” пилотлы проектында катнаша. Көтү вакытының кыскаруы, кичектергесез ярдәм алу өчен дежур табибка мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге, кабул итү буенча белгечкә язылуның яңа заманча технологияләр кертү, планлы һәм профилактик кабул итүләр өчен вакытны планлаштыру - сырхауханәгә килүчеләр һәм хезмәткәрләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып хәл ителә торган бурычлар чишеләчәк.
Йөклелекне алып бару “4 нче номерлы шәһәр Студентлар сырхауханәсе” акушер-гинеколог табиблары белән Иннополис шәһәренең медицина үзәгендә гамәлгә ашырыла. Сабыйны күтәрү чоры дәвамында табиблар тарафыннан даими тикшерүләр алып бару, булачак әниләргә туган сораулары буенча консультацияләр үткәрү каралган.
Соңгы 20-30 ел эчендә Татарстанда ачык йөрәккә операцияләр ясау саны арткан. Бу хакта бүген Казанда танылган кардиохирург, Россия фәннәр академиясе Кардиология фәнни үзәгенең Йөрәк-кан тамырлары хирургия һәм ангиология бүлеге җитәкчесе, Россия фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Ренат Акчурин сөйләде.
Түбән Кама шәһәре сәүдә үзәкләренең берсендә «Үзеңнең сәламәтлегеңне тикшер» дигән акция узды. Акция кысаларында түбән камалылар бушлай күз һәм кан басымын үлчи алдылар. Акция катнашучыларында, шулай ук табиб килгәнче беренчел ярдәм күрсәтү мастер-классы зур кызыксыну уятты. Ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры кеше аңын югалтканда йөрәк-үпкә реанимациясе үткәрү, шулай ук кан югалту һәм җәрәхәтләр очрагында нинди гамәлләр башкарырга кирәклеге хакында сөйләде.